Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Полиция хезмәткәрләренә атып, хатын-кыз киемендә качкан ир-атны ничә елга хөкем итәчәкләр?

Хәрби коралдан полиция хезмәткәрләренә аткан Илдар Кадыровның җинаять эше буенча фикер алышуда дәүләт хөкемдары ТР Югары судыннан ир-атны 16 елга ирегеннән мәхрүм итеп, каты режимдагы колониягә җибәрүне һәм 40 мең сум күләмедә штраф түләтүне сорады. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстан Прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде. Искәртеп үтик, быелның 7...

Хәрби коралдан полиция хезмәткәрләренә аткан Илдар Кадыровның җинаять эше буенча фикер алышуда дәүләт хөкемдары ТР Югары судыннан ир-атны 16 елга ирегеннән мәхрүм итеп, каты режимдагы колониягә җибәрүне һәм 40 мең сум күләмедә штраф түләтүне сорады. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстан Прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Искәртеп үтик, быелның 7 маенда полиция хезмәткәрләре Кадыровның Казанда машинага ут төртүдә катнашы булу-булмавын ачыклар өчен ирнең Биектау районында урнашкан дачасына киләләр. Ләкин 59 яшьлек, беркайда да эшләмәүче, элек хөкемгә тартылган ир-ат полиция хезмәткәрләренең өйгә кереп киткәннәрен көтеп тора һәм аларга каршы ут ача.

Судта дәүләт хөкемдары хәбәр иткәнчә, Кадыров тәртип сакчыларының башларына төбәгән була. Полиция хезмәткәрләре дә аңа каршы ут ачалар, ир-атның аягы яралана, әмма ул качып өлгерә. Өлкән яшьтәге ир-ат суд процессы башында ук сәламәтлегенең начарлануы турында белдергән иде. Ләкин суд җинаять эше материалларында булган медицина документларын карап чыканнан соң, Кадыровның сәламәтлегендә җитди тайпылышлар юк дигән нәтиҗәгә килә.

Полиция хезмәткәрләреннән качып киткәч, Кадыров 75 яшьлек ир-атны һәм аның 67 яшьлек хатынын тоткын итеп ала. Утлы корал белән янап ир аларны машинага утырта һәм үзен Казанга алып китүен таләп итә.

Бер мизгелдә Кадыров ир-атның чокырга төшүен таләп итә, ләкин ул моңа каршы килә. Шул вакытта Илдар Кадыров машинадан сикереп төшеп кала. Якындагы бакча участогына килә, велосипед урлый, хатын-кыз киеменә киенә һәм билгесез юнәлештә китә. Икенче көнне иртән полиция хезмәткәрләре аны Киндери бистәсендә табалар.

Кулга алган вакытта Кадыровта законсыз рәвештә саклаган, Макаров маркалы ике пистолет табыла, шулай ук 37 патрон була.

Илдар Кадыров судка бары тик "һавага" аттым дип белдергән һәм үзендә корал булуын гына таныган.

http://intertat.ru/hewef_heter/politsiya-khezm-tk-rl-ren-atyp-khatyn-kyz-kiemend-kachkan-ir-atny-prokuratura-16-elga-iregenn-n-m-kh/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев