Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Президент – игенчеләргә: «Туган җирне яратуыгыз өчен рәхмәт!»

Кырлардан уңыш җыеп алынды, тыныч күңел, яхшы нәтиҗәләр белән бәйрәм итәргә дә мөмкин. «Казан-Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан узган чара республика җитәкчелеген, район башлыкларын, игенчеләрне, тармак ветераннарын бер табын янына җыйды.

Уңыш бәйрәме республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 100 еллыгына багышланган «Сынаулар һәм җиңүләр гасыры» китабы турында фильмнан башланып китте. Фильмда китапның бер герое – Социалис­тик Хезмәт Герое, ТАССРның иң яхшы сыер савучысы Гөлбикә Кәримова оныгына үз башыннан кичергәннәрне бәян итә, аның битләре аша Татарстанның кешеләр язмышына үрелеп барган авыл хуҗалыгы тарихын җанландыра. Соңыннан ул әлеге китапны Татарстан Президентына тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов бәйрәмгә җыелган халыкны авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, бүген Татарстан – авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча илнең алдынгы төбәкләреннән берсе һәм тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча алдынгылар бишлегенә керә. «Татарстан – үз-үзен тәэмин итә торган төбәк һәм халыкның төп туклану продуктларына булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә. Агымдагы елда, катлаулы чорга карамастан, соңгы 12 ел эчендә рекордлы уңыш – 5,4 млн тонна җыеп алынды, гектарыннан 35,4 центнер чыкты», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Иң күп иген суктырган районнар – Буа, Арча һәм Тәтеш, иң югары уңыш җыеп алган Зәй, Кукмара, Балтач, Тәтеш районнарын әйтте.

– Туган җирне яратуыгыз, Татарстан үсешенә керткән тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм, – диде Президент.

Рәхмәт һәм тәбрикләү сүз­ләрен министр Марат Җәббаров та җиткерде.

– Бергәләп эшләү нәтиҗәсендә республиканың агросәнәгать комплексы перспективалы һәм үсеш кичерүче тармагы булып санала. Без халыкны тулысынча үзебездә җитештерелгән төп ризыклар белән тәэмин итә алабыз. Быелгы мул уңыш ТАССРның 100 еллыгына зур бүләк булды, – дип мөрәҗәгать итте ул залдагы кунакларга.

https://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X