Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Президент каракны туктата алган инкассаторны бүләкләде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" медален "тормышына зыян килә алу шартларында хезмәт бурычын үтәү вакытында күрсәткән батырлык һәм кыюлык өчен" Татарстан Республикасы инкассациясе идарәсенең Түбән Кама участогы инкассаторына тапшырды. Тантана Казан Кремлендә үтте. Исегезгә төшерәбез, март аенда Түбән Камада "Бердәм хисап үзәге" бинасы янында ир-ат...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" медален "тормышына зыян килә алу шартларында хезмәт бурычын үтәү вакытында күрсәткән батырлык һәм кыюлык өчен" Татарстан Республикасы инкассациясе идарәсенең Түбән Кама участогы инкассаторына тапшырды.

Тантана Казан Кремлендә үтте.

Исегезгә төшерәбез, март аенда Түбән Камада "Бердәм хисап үзәге" бинасы янында ир-ат инкассаторга һөҗүм итте. Пистолет белән янап, ул зур күләмдә акча салынган сумканы урлады. Һавага ике тапкыр кисәтеп атканнан соң, инкассатор Данила Поздеев каракка атты. Карак яраланып соңрак хастаханәдә вафат булды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча инкассатор гамәлләрен хокукый дип таныдылар.

Медальне тапшырып Рөстәм Миңнехано белдергәнчә, үзенең вазифаи бурычын үтәү вакытында, Данила Поздеев кыюлыгын һәм хезмәт бурычларына тугрылыгын күрсәтте.

Шулай ук Данила Поздеевка РФ Үзәк банкының Россия инкасация берлеге (РОСИНКАС) президенты-рәисе Олег Крылов ведомство бүләге - "Инкассация отличнигы" күкрәк билгесен тапшырды, дип җиткерә Президентның матбугат хезмәте.

Интертат

Фото: prav.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев