Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Путин ана капиталы бирү турында карар чыгару вакытын ике тапкырга кыскартты

Россия Пенсия фонды ана капиталы бирү турындагы гаризаны 15 көн эчендә карарга тиеш.

Россия Президенты Владимир Путин Пенсия фондында ана капиталы бирү турындагы гаризаны карау вакытын ике тапкырга – бер айдан 15 көнгә кадәр кыскарту турында законны имзалады.

“Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәме өстәмә чаралары турында”гы Федераль законның 5а маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль закон 18 октябрьдә Дәүләт Думасында, 24 октябрьдә Федерация Советында хупланды.

Документ Рәсми хокукый-мәгълүмат интернет-порталында басылып чыкты.

Россиядә икенче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләргә ана капиталы бирү 2007 елдан алып барыла. Баштан ул 2019 елга кадәр каралган иде. аннан Путин тагын өч елга, 2021 ел ахырына кадәр озайтты.

  • Социаль мәсьәләләр буенча вице-премьер Татьяна Голикова ана капиталы программасының 2021 елдан соң да озайтылу мөмкинлеген анонслады.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев