Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Путин дүртенче баласы туган гаиләләргә ипотека буенча ярдәм вәгъдә итте

Россия Президенты Владимир Путин "туры элемтә"дә икенче, өченче генә түгел, ә дүртенче, бишенче һәм аннан соңгы балалары туган гиләләргә ипотека буенча социаль ярдәм программасын киңәйтергә вәгъдә итте. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә.

Путин шундый җавапны Ивановодан күп балалы гаилә атасының соравына җавап итеп җиткерде. Әти кеше закон нигезендә ипотека ташламасы алу мөмкинлеге турында сораган иде. Банкта аңа дүртенче бала туган очракта ташлама тиеш булмаячагын, закон нигезендә ташламаның бары икенче яки өченче бала туганда гына бирелгәнен әйткән булганнар.

Путин үз җавабында Финанс министрлыгын бу хәбәр куандырмаса да,программаны киңәйтү турында карар кабул итү кирәклеген әйтте. Ул әлеге чараның бюджетка 9 млрдка төшәчәген җиткерде. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/06/07/165510/


pixabay.com фотосы

Заман сулышы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X