Теләче Информ

Путин һәм Миңнеханов хастаханәдә дәваланучы Шәймиевнең хәлен белешкән

Россия президенты Владимир Путин һәм Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов республиканың беренче президенты Минтимер Шәймиев янына хастаханәгә килеп, хәлен белешкән. Бу хакта Путинның пресс-секретаре Дмитрий Песков сүзләренә сылтанып ТАСС яза. "Билгеле булганча, Казанда мөселман руханилары белән очрашуда Татарстанның элекке президенты Минтимер Шәймиев та булырга тиеш иде, әмма авыруы сәбәпле, ул очрашуда...

Россия президенты Владимир Путин һәм Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов республиканың беренче президенты Минтимер Шәймиев янына хастаханәгә килеп, хәлен белешкән.

Бу хакта Путинның пресс-секретаре Дмитрий Песков сүзләренә сылтанып ТАСС яза.
"Билгеле булганча, Казанда мөселман руханилары белән очрашуда Татарстанның элекке президенты Минтимер Шәймиев та булырга тиеш иде, әмма авыруы сәбәпле, ул очрашуда катнаша алмады. Шулай да Путин һәм Татарстан башлыгы Миңнеханов Казан вертолет заводына барыр алдыннан Шәймиев янына хастаханәгә кереп чыгарга карар кылды", - дигән Песков.
Пресс-секретарь сүзләренә караганда, Путин Шәймиевнең сәламәтлеген белешкән, кичәге очрашу турында сөйләгән һәм аңа "хәйриячелек эше өчен рәхмәт әйткән".
Шәймиевның "бераз авырып торуы турында" Владимир Путин кичәге мөселман руханилары белән очрашуда ук әйткән иде.
Минтимер Шәймиевка 20 гыйнварда 81 яшь тулды.

Реклама

---
Матбугат.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: