Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Путин мәктәпләрдә бушлай дәреслекләр бирүне контрольдә тотарга чакырды

Гомумхалык фронты рәистәше Елена Шмелева бушлай эш дәфтәрләре һәм дәреслекләр белән реаль тәэмин ителешкә анализ ясарга тәкъдим итә.

"Мәктәпләрдә бушлай дәреслекләр бирү белән бернинди алдашу, караклык булырга тиеш түгел". Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Сочида Бөтенроссия халык фронты Медиафорумында чыгыш ясап, "Талант һәм уңыш" фонды җитәкчесе, Гомумхалык фронты рәистәше Елена Шмелева фронтның Россиянең барлык субъектлары буенча бушлай эш дәфтәрләре һәм дәреслекләр белән реаль тәэмин ителешкә анализ ясарга тәкъдим итүен әйтте.

 

"Дәреслекләр һәм эш дәфтәрләре - бу төрле әйберләр. Закон нигезендә дәреслекләр мәктәптә уку вакытында бушлай бирелергә тиеш. Алар вакытлыча бирелә. Соңыннан башка укучыга тапшырыла. Законда шулай язылган. Монда бернинди алдашу булырга тиеш түгел. Моны төгәл контрольдә тотарга кирәк", - диде Путин.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X