Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Путин телемөрәҗәгатьтә пенсия реформасы турында үз фикере белән уртаклашачак

Путин сүзләренчә, әгәр пенсия законына бернинди үзгәреш тә кертелмәсә, киләчәктә пенсия системасы шартларга мөмкин.

РФ Президенты Владимир Путин якын арада пенсия реформасына үз мөнәсәбәте турында сөйләячәк. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«Якын арада, бәлки, иртәгә үк, пенсия реформасына карата үз мөнәсәбәтемне белдереп, чыгыш ясаячакмын», — диде Путин.

Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков чыгыш телемөрәҗәгать формасында булачак, дип сөйләде.

 

19 июльдә Дәүләт Думасы беренче укылышта пенсия реформасы закон проектын кабул итте. Анда хатын-кызлар өчен пенсия яшен 55 тән 53 яшькә, ә ир-атлар өчен 60 яшьтән 65 яшькә кадәр арттыру турында сүз бара.

Россия Президенты пенсия законына үзгәрешләр кертү турында тәкъдим ителгән вариантларның берсе дә ошамавын белдерде, әмма бернинди үзгәреш тә кертелмәсә, киләчәктә пенсия системасы шартларга мөмкин, дип өстәде.

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев