Путин якын киләчәктә иң кирәкле булачак һөнәрләрне әйтте
Россия Президенты Владимир Путин "Сириус" үзәгендә халыкара фән олимпиадалары җиңүчеләре белән очрашты.
Россия Президенты Владимир Путин Халыкара фән олимпиадалары җиңүчеләре белән очрашуда киләчәктә иң кирәкле булачак һөнәрләрне әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
"Сириус" үзәгендә 1 сентябрьдә балалар белән очрашуда Президент һөнәрләр турында сорауга җавап бирде.
"Тәгаен генә әйтеп булмый. Без әле генә заллар, лабораторияләр буйлап йөрдек. Бу лабораторияләрне ясаган вакытта, без биредә якын киләчәктә кирәк булачак һөнәрләр өчен белгечләр әзерләр дип исәпләдек", - диде ул.
Аның сүзләре буенча, сүз зур саннар индустриясе, аларны эшкәртү, ясалма интеллект, робототехника, пилотсыз оча торган аппаратлар, су астында һәм җир өстендә йөри торган аппаратлар, генетика һәм аның белән бәйле бар нәрсә турында бара.
Президент белем тармаклары арасындагы чикләрнең бетә баруын, фәннәр чигендә эшләүчеләрнең күбрәк уңышка ирешүен әйтте.
Фото: kremlin.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев