Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Һәр яңа туган сабыйга бүләк бирергә тәкъдим ителә

Россиядә һәр яңа туган сабый инде киләсе елдан дәүләттән бүләк алырга мөмкин. Мондый пункт Росиия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан Балалар унъеллыгы уңаеннан эшләнгән 2020 елга кадәрге чаралар планында бар, дип яза "Известия". Бүләкләрне әнигә бала табу йортыннан чыгарылганда тапшырырга ниятлиләр. Белгечләр сүзләренчә, бу подгузниклар, шалтыравык уенчыклар, бала ыштаннары...

Россиядә һәр яңа туган сабый инде киләсе елдан дәүләттән бүләк алырга мөмкин. Мондый пункт Росиия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан Балалар унъеллыгы уңаеннан эшләнгән 2020 елга кадәрге чаралар планында бар, дип яза "Известия".

Бүләкләрне әнигә бала табу йортыннан чыгарылганда тапшырырга ниятлиләр. Белгечләр сүзләренчә, бу подгузниклар, шалтыравык уенчыклар, бала ыштаннары һәм сабыйга башка кирәкле әйберләр булырга мөмкин. Нигездә, әлеге бүләкләр Россиядә җитештерелгән булачак.

Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы фикеренчә, әлеге инициатива үзебезнең җитештерүчеләргә ярдәм булып кына калмыйча, лемографик вәзгыятьне яхшыртуга да стимул булачак.

Проектны инде Икътисади үсеш синистрлыгында килештергәннәр. Шул ук вакытта бу чараны финанслау юллары күрсәтелмәгән. Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы фикерерчә, чыгымны үз өстенә төбәкләр алырга тиеш.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев