Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Раил Нургалиев дөнья ЧЕМПИОНЫ һәм башка нәтиҗәләр

2015 елның 20-22 ноябрь көннәрендә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда билбау көрәше буенча 13 нче, корәш буенча 4 Дөнья чемпионаты узды. Россия командасы составында Теләче районы егетләре дә катнашты - Раил Нургалиев, Илдар Гиниятуллин, Ленар Гатауллин һәм Муса Галләмов. Классик стильдә 75 кг.га кадәр үлчәү авырлыгында Гиниятуллин Илдар - 2...

2015 елның 20-22 ноябрь көннәрендә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда билбау көрәше буенча 13 нче, корәш буенча 4 Дөнья чемпионаты узды.

Россия командасы составында Теләче районы егетләре дә катнашты - Раил Нургалиев, Илдар Гиниятуллин, Ленар Гатауллин һәм Муса Галләмов.

Классик стильдә 75 кг.га кадәр үлчәү авырлыгында Гиниятуллин Илдар - 2 урын, 100 кг. - Нургалиев Раиль - 1 урын, 100 кг. - Галләмов Муса - 2 урын яуладылар.

Шулай итеп, Раил Нургалиев бүгенге көнгә билбау көрәше буенча инде өч тапкыр Чемпион булып танылган көчле спортчы булып тора.

Исегезгә төшереп үтәбез, бу Татарстан, Рәсәй чемпионаты гына да түгел, ә Дөнья Чемпионаты, димәк егетләребез дөнья күләмендә алдынгы икәнлекләрен расладылар!

Җиңүчеләрне ирешкән уңышлары белән чын күңелдән тәбриклибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев