Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Районда янгын сүндерүчеләрне 10 тапкыр ялганлап чакырганнар

Чирмешән районының янгын сүндерүчеләре июнь аенда өч тапкыр ут казаларына барганнар. Бу хәлләр Чирмешәндә, Иске Кадида, Югары Чегодайда булган, дип яза җирле басма.

7 июнь көнне белгечләргә район үзәгенең Мелиораторлар урамына барырга туры килгән. Анда бер абзар янында ут чыккан: хуҗалары чүп яндырганнар. Ярый әле, утны күршеләре күреп өлгерә, шуңа зур каза чыкмаган.

10 июньдә, төштән соң Иске Кадида янгын хакында хәбәр алына. Ут сүндерүчеләр килгәндә, өйнең такта верандасы янып беткән, “кызыл әтәч” түбәгә үрмәләгән була.

-Йорт хуҗасы кибеткә китә. Кайтканда, төтен күреп, күршеләренә йөгерә, алай-болай иткәнче, ялкын урамга чыгып өлгергән. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү, - ди районның янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Андрей Фомин.

17 июнь көнне, кичке 8ләрдә янгынчыларга, ГЛОНАСС системасы буенча, Югары Чегодайда абзар януы турында хәбәр ирешә. Абзар дигәнең исә өй булып чыга. Ут электр үткәргечләрнең төзек булмавы сәбәпле чыккан, диләр.

Гомумән, район янгын сүндерүчеләре ел башыннан 28 тапкыр ут казаларына чыкканнар: 11есендә - янгын сүндерергә, 7 очракта - коры үлән һәм чүп сүндерергә. Белгечләрне 10  тапкыр ялганлып, шаяртып чакырганнар.

Югары Чегодайда - 2, Шешминкада, Лашманда, Иске Үтәмештә, Яңа Элмәледә, Бәркәтәдә, Иске Котышта, Якты Тауда, Чирмешәндә, Иске Кадида берәр янгын булган. Ут дүрт торак йортка, алты каралты-курага һәм бер кибет бинасына зыян салган. Янгыннарның бишесендә - электр үткәргечләрдәге төзексезлек сәбәп. Ут белән сак булмау, мичләр һәм морҗаларның төзексезлеге, балалар шаяруы аркасында да ут бәла-казалары чыккан, диелгән район хәбәрендә.

"Безнең Чирмешән"

Марат Гомәров

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев