Теләче Информ

Районнарда ташландык җирләрне ачыклау өчен 2 атна вакыт

Татарстан районнарында кулланылышта булмаган бина һәм җирләр калмаска тиеш. Югыйсә, бу - дәүләт акчасын әрәм итү дип саналачак. Кызганыч, республика ташландык хәлдәге бина һәм җирләр проблемасы һаман да актуаль булып кала бирә. Соңгы елларда андый биналарга каршы көрәш үз уңай нәтиҗәләрен бирә башлады башлавын. Ә менә җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә хәл...

Татарстан районнарында кулланылышта булмаган бина һәм җирләр калмаска тиеш. Югыйсә, бу - дәүләт акчасын әрәм итү дип саналачак.


Кызганыч, республика ташландык хәлдәге бина һәм җирләр проблемасы һаман да актуаль булып кала бирә. Соңгы елларда андый биналарга каршы көрәш үз уңай нәтиҗәләрен бирә башлады башлавын. Ә менә җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә хәл ителергә тиешле мәсьәләләр һаман да шактый әле.

Теләсәң - сат, теләсәң - бүләк ит

Бу турыда Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының коллегиясендә Татарстан премьер-министры Илдар Халиков белдерде. Ул үзенең чыгышында нәкъ менә шушы ике мәсьәләгә аеруча зур басым ясады. Премьер-министр фикеренчә, бу эшне тагын да җанландыру кирәк.

- Шәхсән минем район җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәсем килә: әлеге күчемсез милек объектлары белән бәйле мәсьәләне хәл итү өстендә эшләгез. Аларны муниципалитетка «бүләк итеп бирү» яки инде шәхси компания һәм оешмаларга сату турында уйлагыз. Без андый тәкъдимнәргә әзер, - дип ассызыклады Илдар Халиков.

Премьер-министр сүзләренә караганда, күпләр Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы әлеге объектларга «тотынып ята» дип уйлап ялгыша. Чынлыкта исә Татарстан җитәкчелеге дә, җаваплы идарәчелек тә әлеге объектларны файдалануга тапшыру яклы.

- Әлбәттә, беренче чиратта, аларны муниципаль максатларда куллану ягын карарга кирәк. Әгәр дә андый мөмкинлек юк икән инде, сатып җибәрегез. Әлеге төзелеп бетмәгән биналар искерә, районның ямен җибәрә, - дип белдерде Илдар Халиков.

Яңа бинага күченгәнче, искесенең киләчәген хәл итү кирәк

Җитәкче сүзләренә караганда, бу мәйданчыкларны технопарк буларак кулланырга мөмкин. Андый тәҗрибәсе булган районнар да юк түгел икән. Өстәвенә, бу - районнарга өстәмә субсидияләр җәлеп итәргә дә мөмкинлек бирәчәк.

- Дәүләт һәм халык акчасына төзелгән биналар еллар буе тик ятарга тиеш түгел. Шәхсән миндә шундый сорау туа: бу ташландык объектлар ничек барлыкка килгән соң? Аларның хуҗалары кая киткән? Бу сорау шулай ук сезнең белән безгә юллана. Шуңа күрә андый биналарны булдырмау өчен без махсус регламент әзерләргә бурычлы, - дип ассызыклады премьер-министр.

Бу аңлашыла да, мәсәлән, билгеле бер учреждениеләр иске бинадан яңасына күченгәндә, иске объект турында гомумән дә оныта икән. Шул рәвешле, алар ташландык хәлгә килә дә инде.

- Бу - дөрес түгел. Әлеге оешма иске бинаның киләчәген билгеләмәгән килеш яңасына күченеп китә алырга тиеш түгел. Бу - дәүләт акчасын әрәм итү дигән сүз. Нәкъ менә шуңа күрә безгә махсус регламент таләп ителә дә инде, - диде җитәкче.

Нибары ике атна вакыт

Коллегиядә җир мөнәсәбәтләрен җайга салуга шулай ук зур игътибар бирелде. Биредә ташландык җирләр мәсьәләсе шулай ук алгы планга чыга.

- Хәзерге вакытта кулланылышта булмаган җирләр мәсьәләсен хәл итү буенча да оператив карарлар кабул итү сорала. Бу эшчәнлек «Вамин»га караган авыл хуҗалыгы җирләре буенча тиешенчә тормышка ашырылып килде. Миңа калса, әлеге эшчәнлекне республикадагы кулланылышта булмаган барча җирләргә карата җәелдерү сорала, - дип ассызыклады Илдар Халиков.

Ул әлеге җирләрне ачыклау һәм санау өчен районнарга ике атна вакыт бирде. Шушы вакыт эчендә муниципаль берәмлекләр кулланылышта булмаган җирләр турындагы мәгълүматны Татарстан Хөкүмәтенә җиткерергә тиеш.

- Биредә сүз бер мең генә түгел, ә йөзләгән мең гектар җир турында бара. Әгәр дә күчемсез милек өлкәсендә бераз тәртип урнаштыруга ирешсәк, биредә әле эшлисе эшләр бик күп, - дип белдерде Илдар Халиков.

Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев сүзләренә караганда, 2015 елда җаваплы идарәчелек тарафыннан дәүләт милкен нәтиҗәле куллану белән бәйле 95 махсус тикшерү уздырылган. Нәтиҗәдә, белгечләр ташландык хәлдәге 45 мең квадрат метр мәйданда 300 күчемсез милекне ачыклаган. Аларның күбесе бик начар хәлдә дип санала. 2015 елда министрлык барлыгы 27 күчемсез милекне әйләнешкә кертүгә ирешкән. Бу - якынча 25 мең квадрат метр мәйдан дигән сүз.


Рәмзия ЗАКИРОВА

Интертат

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: