Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Районының яшь әниләренә 50 мең сум күләмендә дәүләт ярдәменә сертификат тапшырдылар

Авылда кимендә өч ел яшәп, агымдагы елның 1 гыйнварыннан соң беренче бәбиен тапкан 25 яшькә кадәрге әниләргә бер тапкыр бирелүче 50 мең сум күләмендә дәүләт ярдәменә Кайбыч районының алты хатын-кызы ия булган инде, дип яза җирле басма.

Алты гаиләнең өчесенә – Олы Кайбычтан Айсылу Вәлиева, Ләйсән Әбүбәкерова һәм Морза Бәрлебашыннан Алсу Сибгатуллинага сертификатны, тәбрикләү сүзләрен ирештереп, тантаналы төстә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды. Яшь әниләр бер бала белән генә чикләнмәс, Ана (Гаилә) капиталы сертификаты иясе дә булырлар, 29 яшькә кадәр өченче балаларын табып, андый хатын-кызларга бирелүче 100 мең сум күләмендәге дәүләт ярдәмен дә алырлар дип ышанасы килә.

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев