Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Республика балалар хастаханәсендә эндоваскуляр операцияләр хәйрия фондлары ярдәмендә ясала

Республика балалар клиник хастаханәсендә тумыштан йөрәк һәм кан тамырлары зәгыйфьлеге булган балаларга эндоваскуляр алым белән елына 60лап операция ясала. Бу хакта хастаханә баш табибының хирургия ярдәме буенча урынбасары Владимир Филатов хәбәр итте. Эндоваскуляр операция ул - йөрәккә "ябык" операция. Зәгыйфьлек күләме операцияне йөрәкне ачмыйча гына, җөйсез ясарга мөмкинлек бирә. Әйтергә...

Республика балалар клиник хастаханәсендә тумыштан йөрәк һәм кан тамырлары зәгыйфьлеге булган балаларга эндоваскуляр алым белән елына 60лап операция ясала. Бу хакта хастаханә баш табибының хирургия ярдәме буенча урынбасары Владимир Филатов хәбәр итте.

Эндоваскуляр операция ул - йөрәккә "ябык" операция. Зәгыйфьлек күләме операцияне йөрәкне ачмыйча гына, җөйсез ясарга мөмкинлек бирә. Әйтергә кирәк, йөрәк һәм кан тамырлары авырулары булган балаларга югары технологияле медицина ярдәме, 2016 елдан World Vita балаларга ярдәм хәйрия фонды ярдәме белән күрсәтелә. Фонд эндоваскуляр операцияләр ясау өчен заманча, кыйбатлы җиһазлар, кирәк-яраклар алырга ярдәм итә. Фонд җитәкчесе Юрий Хохлов кичә хастаханәдә шундый операцияләр кичергән балалар һәм ата-аналар белән очрашты.

Эндоваскуляр алым куркынычсыз, җөйсез, баланың клиникада бик аз вакыт уздыруы ягыннан уңайлы. "Бала операциядән соң икенче көнне өйгә кайтып, өченче көнгә инде балалар бакчасына да бара ала. Операциянең эзе дә калмый: окклюдерлар ярты ел эчендә баланың тән тукымасы белән каплана, шуңа күрә җөе сизелми дә", - ди хастаханәнең нур диагностикасы һәм диагностика һәм дәвалауның рентген-хирургия алымнары бүлекләре мөдире Айдар Хәмидуллин.

Республика балалар клиник хастаханәсе балаларның йөрәк һәм кан тамырларына операцияләрнең заманча төрләрен гел өйрәнеп, яңа дәвалау төрләрен кертә. 31 нче июль һәм 1 нче август көннәрендә мондый операцияләр эндоваскуляр хирургия өлкәсендә танылган белгеч Словакиядән Павел Гавора катнашында үтә. "Безнең белгечләр бу операцияләрне мөстәкыйль дә үткәрә ала. Павел Гавора катлаулырак очракларда күбрәк консультант буларак катнаша, чөнки ангиография вакытында көтелмәгән очраклар да була, башка төрле зәгыйфьлекләр дә килеп чыгарга мөмкин. Тәҗрибәле белгеч киңәше барыбер кирәк", - ди Владимир Филатов.
Аның сүзләренә караганда, Татарстан балалары федераль бюджеттан югары технологияле медицина ярдәме өчен каралган квота хисабына дәвалана, ягъни бала өчен дәвалану бушлай. Россия төбәкләреннән килгән балаларга Татарстан квотасы җитми, менә бу очракта "Детские сердца" фонды ярдәм кулы сузып килгән. Хәзер исә Татарстанның балалар хастаханәсе белән хезмәттәшлеккә World Vita балаларга ярдәм хәйрия фонды да кушылган. "Хәйрия фондлары эндоваскуляр операцияләрдә кирәкле окклюдерларның уртача 350-400 мең сумлык чыгымын каплый", - ди Владимир Филатов.

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев