Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Республика мал-туарына Африка дуңгыз чумасыннан куркынычрак чир яный – Ветеринария идарәсе

2015 елга кадәр маллар өчен куркынычсыз булган Россиядә соңгы 2 елда 293 инфекция чыганагы теркәлгән. Октябрь азагында Самара өлкәсендәге 5 шәхси ярдәмче хуҗалыкта нодуляр дерматит, ягъни малларның тиресендә кызамык кебек инфекцияле авыру барлыгы ачыкланды. Әлегә кадәр бу чирне дәвалый алырдай дару уйлап табылмаган. "Бу бик куркыныч авыру. Кызганыч, ныклы вакцина...

2015 елга кадәр маллар өчен куркынычсыз булган Россиядә соңгы 2 елда 293 инфекция чыганагы теркәлгән. Октябрь азагында Самара өлкәсендәге 5 шәхси ярдәмче хуҗалыкта нодуляр дерматит, ягъни малларның тиресендә кызамык кебек инфекцияле авыру барлыгы ачыкланды. Әлегә кадәр бу чирне дәвалый алырдай дару уйлап табылмаган. "Бу бик куркыныч авыру. Кызганыч, ныклы вакцина әле уйлап табылмаган, әмма ул сарыкларда ачыклана торган чәчәк авыруына охшаш. Шуңа да чәчәк авыруына каршы булган дару бу очракта да ярдәм итә", - диде ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсе бүлек җитәкчесе Александр Козлов бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә.

Нодумуляр дерматит белән авырган малларның 50 процентка якыны һәлак булырга мөмкин. Беренче чиратта ул югары продукцияле малларга иярә. Токым китерергә әзерләнгән хайваннар яралгыларын югалта. Алга таба исә чирле малларны асрау тыела.

"Бу безнең өчен нәрсә белән куркыныч? Татарстанда эре мөгезле терлек күп күләмдә үрчетелә. Шуңа да нодуляр дерматит һәм тилчә авыруы республика икътисадына дуңгызларның Африка чумасына караганда да күбрәк зыян китерергә мөмкин", - дигән фикердә Александр Козлов.

Нодуляр дерматит иң күп теркәлгән илләр арасында беренчеләр рәтендә Төркия тора. Биредә әлеге авыруның 510 очрагы ачыкланган. Нодуляр дерматит очраклары Гыйракта да күп. Анда 704, Грециядә 210, Иранда 128, Казахстанда 1, Болгариядә 98, Әрмәнстанда 1 очрак теркәлгән.

"Россиядә әлеге авыру 16 төбәккә яный. Болар арасында Тамбов, Рязань, Волгоград, Ростов өлкәләре, Дагыстан, Чечня һ.б. республикалар. Чечняда, мисал өчен, 2 ел эчендә нодуляр дерматитның 90 очрагы теркәлгән. 2015 елда бу авыру бары 2 төбәктә - Дагыстан белән Чечняда гына ачыкланган иде. Авыруның Татарстан чикләренә якынлашуы берникадәр борчу тудыра", - дип белдерде Баш ветеринария идарәсе бүлек җитәкчесе. Аның сүзләренчә, республикада инфекциягә каршы чаралар күрелә. Әйтик, Татарстан маллары өчен 200 мең чәчәк вакцинасы сатып алынган. Чит төбәкләрдән кертелә торган ит тә контрольдә тотыла.

"Инфекция яз айларында көчәер дип фаразлана, чөнки бу вакытта кан эчкеч бөҗәкләр саны артачак", - дип фараз кылды ул журналистлар белән аралашу барышында.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев