Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Республикабызда старт алган "Үлем белән сәүдә итүчеләр турында хәбәр ит!" ("Сообщи, где торгуют смертью!") акциясенә катнашырга чакырабыз!

Республикабызда "Үлем белән сәүдә итүчеләр турында хәбәр ит!" ("Сообщи, где торгуют смертью!") акциясе старт алды. Әлеге акция быелның 25 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Акциянең максаты наркотикларның законсыз таралуына һәм кулланылуына юл куймау, шулай ук наркотиклар кертү каналларын ачыклау һәм ябу. Наркотиклар ясау, тарату һәм куллануны пропагандалаучы сайтларны һәм бәндәләрне ачыкларга...

Республикабызда "Үлем белән сәүдә итүчеләр турында хәбәр ит!" ("Сообщи, где торгуют смертью!") акциясе старт алды. Әлеге акция быелның 25 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.

Акциянең максаты наркотикларның законсыз таралуына һәм кулланылуына юл куймау, шулай ук наркотиклар кертү каналларын ачыклау һәм ябу. Наркотиклар ясау, тарату һәм куллануны пропагандалаучы сайтларны һәм бәндәләрне ачыкларга әлеге акция ярдәме зур булыр, дигән ышаныч бар. Акция барышында махусус ышаныч телефоны номерлары эшләячәк. Әгәр дә сезгә берәр кайда нарктотик сатулары яки кулланулары билгеле булса, әлеге номерларга шалтыратып мәгълүмат калдыра аласыз. Шалтыратучыга анонимлык гарантияләнә.

Татарстан Республикасы буенча ышаныч телефоны номерлары: 8(843)291-20-02. СМС хәбәрләр өчен номер: 8-987-290-50-02

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X