Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Республикада көнбагыш уңышы рейтингы (районнар исемлеге) - Теләчедә уңыш югары

Республикада көнбагыш уңышын җыю дәвам итә. Татарстанда быел 110327 гектарга чәчелгән көнбагышның авыл хезмәтчәннәре 93177 гектарын урган. Бу барлык мәйданның 84 проценты. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минисртрлыгы мәгълүматлары буенча, төбәктә суктырылган көнбагышның гомуми күләме 124,4 мең тонна. Уңыш исә гектарыннан уртача 13,4 центер чыга. Узган ел уртача уңыш гектардан...

Республикада көнбагыш уңышын җыю дәвам итә. Татарстанда быел 110327 гектарга чәчелгән көнбагышның авыл хезмәтчәннәре 93177 гектарын урган. Бу барлык мәйданның 84 проценты. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минисртрлыгы мәгълүматлары буенча, төбәктә суктырылган көнбагышның гомуми күләме 124,4 мең тонна. Уңыш исә гектарыннан уртача 13,4 центер чыга. Узган ел уртача уңыш гектардан 14,8 центнер булган.

Быел көнбагыштан иң күп уңыш алучы районнар арасында Буа, Теләче, Апас бар. Буада уңыш 26,6 центнер, Теләчедә 22,1 центнер, Апаста 19,9 центнер тәшкил итә.

Түбән уңыш алучылар исәмлеген Менделеевск - 6 центнер, Югары Ослан - 7,7 центнер, Тукай- 8 центнер, Лаеш-9 центнер, Бөгелмә - 9,2 центнер тәшкил итә. Калган районнарда исә уңыш гектарыннан 10 центнердан артык чыга.

Буа районы: "Көнбагышның уңышы гектарыннан 10 центнерга артса гына файдасы бар"

Буа районы авыл хуҗылыгы һәм азык -төлек идарәсе җитәкчесе Радик Даутов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына билгеләп үткәнчә, көнбагышның уңышы гектарыннан 10 центнерга артса гына матди яктан файдасы бар. Буада быел көнбагышны 1,5 мең гектарга чәчкәннәр. Орлыкларны сатып ала торган компания аларга көнбагышны чәчүдән алып җыеп алганга кадәр ярдәм итә. Сортларның исә иртә өлгерә торганын сайлыйлаганнар. "Безнең район өчен бу мәйдан зур түгел, билгеле. Елдан-ел көнбагыш басулары арта бара, күпчелек фермерлык хуҗалыклары бу эш белән шөгыльләнә. Әгәр файдасы булмаса, фермерлар аны чәчмәсләр иде. Әгәр уңыш 10 центнер булса, аның файдасы юк, ә безнеке кадәр чыкканда зур", - диде әңгәмәдәшебез. Киләсе елга Буа районында көнбагыш мәйданнарын 2,5 мең гектарга кадәр җиткерергә ниятлиләр.

Тукай районы: "Хуҗалыклар техник яктан әзер түгел"

Тукай районы авыл хуҗылыгы һәм азык -төлек идарәсе җитәкчесе Хәйдәр Сабитов сүзләренчә, районда быел көнбагышны беренче тапкыр 400 гектар мәйданга чәчкәннәр. Әлеге культура белән шөгыльләнергә ниятләгән хуҗалык техник яктан әзерләнеп бетмәгән һәм барлык технологияләрне дә файдаланып эшләмәү сәбәпле, уңыш шундый түбән, дип аңлатма бирде Хәйдәр Сабитов "Татар-информ"га.

Лилия ЛОКМАНОВА

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев