Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Ришат Төхфәтуллин концертына мөфти килгән

Эстрадабызның моңлы сандугачы Ришат Төхфәтуллинның Уфадагы концертына Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин килгән. Дин әһелләрен, бигрәк тә, баш мөфтине, көн дә концертта күреп ияләнмәгәнбез. Ришат өчен дә Тәлгать хәзрәтнең килүе көтелмәгән, әмма күңелле вакыйга булган. "Мөфтине махсус чакырмадым, үз теләге белән концертыма килгән. Сәхнәгә чыгып җылы...

Эстрадабызның моңлы сандугачы Ришат Төхфәтуллинның Уфадагы концертына Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин килгән. Дин әһелләрен, бигрәк тә, баш мөфтине, көн дә концертта күреп ияләнмәгәнбез. Ришат өчен дә Тәлгать хәзрәтнең килүе көтелмәгән, әмма күңелле вакыйга булган.

"Мөфтине махсус чакырмадым, үз теләге белән концертыма килгән. Сәхнәгә чыгып җылы теләкләрен, ихлас сүзләрен, рәхмәтләрен белдергәч, күңелем тулып, хәтта күзгә яшьләр килде. Минем иҗатымны хөрмәт итеп, миңа игътибар күрсәтүенә чиксез шатландым. "Синең җырларыңны тыңлагач, бөтен кешене яратуың сизелә", - дип, күңеле тулып елап та алды ул", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Ришат Төхфәтуллин.

Билгеле булганча, хәзерге вакытта Ришат төрле төбәкләрдә гастрольләр белән йөри. Казанда исә апрельдә өстәмә концертлары көтелә. "Концертлар бик яхшы уза. Кайда гына барсам да, заллар тулы, тамашачым сагынып көтеп тора. Мин тамашачыма рәхмәтле", - ди җырчы.


Эльвира ШАКИРОВА

Фото һәм чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев