Теләче Информ

Ришат Төхвәтуллин: «Минем белән эшләве бик авыр»

Ришат Төхвәтуллинны тамашачы таланты, сәхнәдә үз-үзен тотышы, яшьлеге-чибәрлеге (сәхнә кешесенә анысы да бик мөһим) өчен дә үз итте. Күптәннән очрашасы килү теләге туса да, безгә бераз соңрак танышырга, аралашырга насыйп булды. - Мин Башкортстанның Туймазы районы Карамалы-Гобәй авылында 1989 елның 3 мартында туганмын, - дип башлап китте сүзен җырчы. -...

Ришат Төхвәтуллинны тамашачы таланты, сәхнәдә үз-үзен тотышы, яшьлеге-чибәрлеге (сәхнә кешесенә анысы да бик мөһим) өчен дә үз итте. Күптәннән очрашасы килү теләге туса да, безгә бераз соңрак танышырга, аралашырга насыйп булды.

- Мин Башкортстанның Туймазы районы Карамалы-Гобәй авылында 1989 елның 3 мартында туганмын, - дип башлап китте сүзен җырчы. - Гаиләдә уртанчы бала. Абыем Ринат авылда мәктәп директоры булып эшләде, бүген үз эше белән шөгыльләнә. Сеңлем Айгөл быел КФУның икътисад факультетына укырга керде. Гаиләдә, әтидән кала, барыбыз да җырлый. Әнием Розалия 20 елдан артык авыл мәдәният йорты директоры булып эшләде, әтием Айрат колхозда механизатор иде. Хәзерге вакытта алар фермерлык белән шөгыльләнә, күп итеп терлек тоталар.

- Өйдәгеләргә әйтми­-нитми генә Октябрьск шәһәренең музыка училищесына укырга барып керүеңнең сәбәбе нидә иде соң, Ришат? Үзеңне сынап карау, мөстәкыйльлеккә омтылумы, әллә әти­әниең сине башка өлкәдә күрергә теләдеме?
- Шулай булырга тиеш булган инде ул. Бу турыда үземнең дә уйланганым бар. Кечкенәдән үк сәнгатькә тартылдым, минем кулда һәрчак баян, гитара булды. Әнинең музыкаль белеме булгач, ул бу өлкәнең бөтен нечкәлекләрен, авырлыкларын белә. Әни кеше буларак, баласына тыныч тормыш теләгәндер инде. Аның: «Улым, сәнгать юлы бик авыр. Үзеңә башка һөнәр сайла», - дип әйткәнен хәтерлим. Ләкин мин аны тыңламыйча, дусларга кунакка барам дигән сәбәп табып, укырга керергә киттем. Авылда эшнең күп чагы иде. Берничә көннән соң әниләр: «Эштән качып шәһәрдә нишләп ятасың? Кайт тизрәк», - дип шалтыраттылар. «Мин бит укырга керергә килдем», - дигәч тә ышанмадылар әле. Ә кич белән инде мине алып кайтып китәргә үк килеп җиттеләр. Ул чагында имтиханнарым «бишле»гә бирелгән, укырга кергәнлегем билгеле иде инде. Бүгенгедәй хәтерлим ул көнне! Укуым да матур нәтиҗәләрен бирде. Беренче курстан ук оста педагог Галия Закировна кул астында укыдым. Бик көчле, җырчы өчен беренче чиратта кирәкле сыйфатларны тәрбияләүче укытучы булды ул. Шунда укыган елларда Филүс Каһиров белән таныштым. Аның иҗаты мине озын көйләргә гашыйк итте. Шуннан соң, Галия Закировна ярдәме белән, Уфаның Сәнгать академия­сенең вокал бүлегенә эләк­тем. Анда да бик талантлы остаз белем бирде. Фәрзәнә Фаткулловна миңа табигый тавышымны югалтмаска өйрәтте. Хәзер дә тавышым белән даими шөгыльләнәм, үсеш барлыгын да беләм. Беренче вакытларда тавышым өзелеп киткән чаклар бар иде. Хәзер алар юк дәрәҗәсендә.

- «Чемодан өстендәге эш»­нең бөтен авырлыкларын чамалаган әни кеше бәгырь җимешен башка һөнәр иясе итеп күрергә теләсә дә, «җырлау ир-ат эше түгел» дигән иске карашлы кешедер дип уйламыйм Розалия ханымны. Шулай булмаса, репертуарыңдагы берничә җырыңның («Карамалы-Гобәй», «Күз­ләреңә», «Кил, җаным», «Ямьле җәй») авторы булмас та иде.
- Әни бөтен җаны белән минем янәшәмдә. Ул әле һаман да минем өчен бик борчылып тора. Әти, әнигә караганда, тынычрак. Шуңа күрә гаиләдә күп очракта әни «корабль капитаны»(көлә). Иҗатка килгәндә дә, «Әни, бер җыр язып бир әле», - дип үзем сорыйм. Көен дә, җыр­ның сүзләрен дә үзе яза, ә мин аранжировка эшлим.

- Туган як юлларына тузан төшермисең, димәк?
- Ара бик якын булмаса да, кайткалап торам. Җырчы өчен иң мөһиме - аны туган ягы хөрмәт итсен. Мин шуның белән дә бәхетле. Туймазы районы халкы миңа бик нык ярдәм итә. Авылга кайтсам да, бөтен күрше-тирә җыелышабыз, концертлар уздырабыз.

- Шулай да яраткан Башкортстаныңны калдырып, шау-шулы, бик күп җырчылар белән кайнап торган Казанга тартылгансың.
- Казанга беренче тапкыр 2010 елда килдем. Һәм шунда ук аны яраттым, үземне биредә генә күрдем. Бер елдан соң инде мин монда күченеп үк килдем. Шул ук елны Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара фестивальдә катнашып, I урынга лаек булдым. Авылдан шәһәргә килү авыррак, чөнки күңел тынычлыкка өйрәнгән, шуны сагына. Әмма Хәйдәр Бигичев, Илһам Шакиров кебек бөек җырчылар, Габдулла Тукай кебек шагыйрьләр атлаган урамнарда йөрү, шул һаваны сулау үзе бер бәхет. Икенчедән, Татарстанның Мәдәният министрлыгы яшьләргә бик игътибарлы. Өченчедән, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов җырчылар илһамланып иҗат итәр, ә тамашачылар рәхәтләнеп ял итәр өчен бөтен шартларны да тудыра.

- Тамашачының мәхәббәтен тиз арада яуладың, берсе артыннан берсе концертлар бирәсең. Кайбер җырчылар бер көнлек тамашаларына зал тутыра алмаганда, син өстәмә концертлар куясың. Мәскәү, Петербургта да йөреп кайттыгыз. Шушы югарылыктан тү­бәнрәк төшсәм дигән курку юкмы?
- Монда куркырга түгел, ә беребез дә мәңгелеккә килмәгәнлекне аңларга гына кирәк. Әмма бүгенге көндә андый уйлар юк. Нәтиҗә ясап әйтсәм, тамашачылар, узган ел белән чагыштырганда, концертларыма күбрәк йөри. Айга унбишәр концерт бирәбез. Дөрес, бу әле үз өстеңдә эшләүдән туктарга ярый дигән сүз түгел.

- Ришат, сәхнәдә син бик йомшак, гади, аңлаешлы, ихлас. Бик беләсем килә, бу сәхнә образың гынамы, әллә син тормышта да шундыймы? «Гап-гади авыл егете» тибына туры килә торган кеше түгелдер дип уйлыйм сине.
- Мин сәхнәдә кылана белмим. Нәрсә белән кыланырга кирәклеген дә аңламыйм. Беренчедән, горурлык һәм тәкәбберлекнең зыяны барыбер кире кайта. Икенчедән, кыланыр­га кирәкмәгәч, үземә җи­ңелрәк бит инде. Ә менә эш мәсьәләсенә, төркем белән мөнәсәбәтләргә килгәндә, мин аларга чыннан да бик таләпчән, тәнкыйть еш эләгә. Минем белән эшләве бик авыр. Җәй көне продюсер белән килешү беткәч, мөстәкыйльлеккә чыктым. Хәзер бөтенесе өчен үзем җаваплы, әлбәттә, төркемдәге егет-кызлар ярдәм итә. Төркемдә унөч кеше. Музыкантларым бик көчле, Башкортстанның иң әйбәт баянчысы Руслан Мөхәммәдиев, скрипкачы Ләйсән Мөхәммәтдинова эшли. Алып баручылар белән дә өч ел бергә, быел яңа биючеләр дә килде.

- Интернетта утырганда синең турында бер кызыклы гына мәгълүматка тап булдым. «Иң чибәр татар ир-егетләре» рейтингында Фасыйхов, Нуриев кебек җырчыларны артта калдырып, бишенче урынга чыккансың икән. Ә үзең әле һаман буйдак булып йөрисең.
- Бу сорау үземне дә куркыта башлады инде (көлә). Кызларга да минем белән бик авыр, чөнки һаман юлда, әлеге вакытта мин үземне тулысы белән сәнгатькә багышлыйм. Аннан соң иҗатыма гашыйк туташлардан да игътибар зур. Шушы хис-кичерешләрдән чыгып, «Аккошлар мәхәббәте» дигән җыр да яздырдым. Миңа насыйп яр юлларымда тизрәк очрасын иде дигән теләгем бар. Мине аңлый, чамасын белеп кенә көнләшә торган булсын иде инде ул. Булачак тормыш юлдашым чибәр дә булырга тиеш.

Зөһрә Садыйкова
Шәһри Казан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: