Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

РКБ-2 һәм тагын ике медицина учреждениесы КФУ карамагына күчәчәк

Киләсе елның 1 нче гыйнварыннан Казанның Чехов урамында урнашкан Республика клиник хастаханәсе-2, Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе-2 һәм 2 нче шәһәр сырхауханәсе КФУ объектлары булып исәпләнәчәк. Шул рәвешле, Фундаменталь медицина һәм биология институты каршындагы университет клиникасы яки КФУ медицина санчасте барлыкка киләчәк. Казан федераль университетында әлеге тема бүген Татарстан Президенты Рөстәм...

Киләсе елның 1 нче гыйнварыннан Казанның Чехов урамында урнашкан Республика клиник хастаханәсе-2, Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе-2 һәм 2 нче шәһәр сырхауханәсе КФУ объектлары булып исәпләнәчәк. Шул рәвешле, Фундаменталь медицина һәм биология институты каршындагы университет клиникасы яки КФУ медицина санчасте барлыкка киләчәк.

Казан федераль университетында әлеге тема бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган Попечительләр советы утырышында күтәрелде. Утырышта ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Попечительләр советы әгъзалары һәм башкалар катнашты.

Утырышка кадәр Рөстәм Миңнеханов югарыда санап үтелгән медицина учреждениеләрендә булды, аларның торышы белән танышты. Алар барысы да федераль юрисдикциягә күчсә дә, төп максаты республика халкына медицина ярдәме күрсәтүдән гыйбарәт булачак.

Рөстәм Миңнеханов КФУның университет клиникасын булдыруны мөһим карар булуын ассызыклады, медицина учреждениеләрен нормаль хәлгә китерергә кирәклеген билгеләп узды. "Безнең алда дөньякүләм дәрәҗәдәге куәтле медицина үзәге булдыру бурычы тора, бу юнәлештә эш бара. Барлык фикер алышулар чынга ашар дип ышанам", - дип белдерде Президент.

Илшат Гафуров чыгышында ел дәвамында университет тормышында башкарылган эшләр турында хисап тотты.

КФУның Медицина-санитария часте баш табибы Альмир Абашев чыгышында ассызыклап үткәнчә, университет клиникасы югары уку йортының биология юнәлешендә проектларны гамәлгә ашыру коралы, әмма дәвалау-профилактика юнәлешен саклап калачак һәм төбәк сәламәтлек саклау системасы белән тыгыз интеграцияләнгән булачак. "Төп эшчәнлек юнәлеше, элеккечә, халыкка медицина ярдәме күрсәтүдән гыйбарәт булачак. Шулай ук, белем бирү эшчәнлеге алып барылачак, кеше сәламәтлеге өлкәсендә тикшеренүләр, эзләнүләр үткәреләчәк. Бу процесслар, параллель рәвештә, бердәм контроль системасында эшләячәк, бу аларның югарырак нәтиҗәлелеген тәэмин итәчәк", - дип билгеләп узды Альмир Абашев. Ул ассызыклаганча, кадрлар әзерләү мәсьәләсенә өстенлекле игътибар биреләчәк.

Фундаменталь медицина һәм биология институты Андрей Киясов шәрехләп үткәнчә, "Корстон" комплексы каршындагы Хәрби госпитальны да тиешле хәлгә китерү зарур. Рөстәм Миңнеханов, шәһәр үзәгендә диярлек урнашкан бу бинаның җимерелүенә юл куярга ярамый, дип саный. Президент Казан дәүләт медицина университетының ел дәвамында берни дә башкара алмавын ассызыклап, КДМУ милке булган бу госпитальны федераль университет карамагына күчерергә йөкләмә бирде. Р. Миңнеханов белдергәнчә, апрель аенда фасад эшләренә тотынырга кирәк.

Республика башлыгы, шулай ук, Ершов урамындагы 2 нче Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсен дә, архитектур кыяфәтен саклап калып, тиешенчә төзекләндерергә кирәк, дип ассызыклады. "Лифтсыз, тиешле инженер коммуникацияләреннән башка бу учреждение гамәлдә булырга тиеш түгел", - дип эш юнәлеше бирде Рөстәм Миңнеханов.

Гадел Вафин журналистларга университет клиникасына карата фикерләрен җиткереп: "Университет клиникасы дөньякүләм заманча таләпләргә җавап бирерлек итеп булдырыла. Тулаем алганда, медицина зур тизлек белән үсеш ала. Университет клиникасы проекты студентларга дәреслекләр буенча белем алырга гына түгел, фәнни эзләнүләрдә катнашу мөмкинлеген дә бирәчәк. Кемдер табиб-тикшеренүче булачак, кемдер эшен гамәли сәламәтлек саклауда дәвам итәчәк. Шунысы мөһим: бу проект барлык заманча мәгълүмати ресурслар, технологияләр кул астында булган яңа буын табибны булдырырга ярдәм итәчәк. Белем бирү процессы гамәли эшчәнлеккә тоташканда бербөтен комплекс барлыкка киләчәк, дигән сүз", - диде. Министр мөгаллимнәрнең дәвалау процессына актив җәлеп ителәчәген билгеләп узды. Аның әйтүенчә, берничә проект инде гамәлгә ашу юлында. "Безнең алда зур перспективалар ачыла. Проектның киләчәге өметле. Халык өчен бу проектның бернинди куркынычы юк, алар өчен медицина ярдәме шунда ук күрсәтеләчәк. Безнең бурыч - өзеклесез эш тәэмин итү", - дип төгәлләде фикерен Гадел Вафин.

КФУның Медицина-санитария часте баш табибы Альмир Абашев әйтүенчә, Волков, 18 урамындагы 2 нче Республика клиник хастаханәсендә тулы күләмдә реконструкция үткәрелгән. Якын арада Ершов, 2 урамындагы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә ремонт эшләрен башлау планлаштырыла. КФУ тарафыннан әлеге дәвалау учреждениеләрен ремонтлауга 400 млн сум күләмендә инвестицияләр кертелгән.

Шулар хакында барган сөйләшүдән соң, утырыш азагында, Рөстәм Миңнеханов КФУ хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев