Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Рохинья мөселман качакларына муссон яңгырлары яңа фаҗига китереп чыгарган

Бангладешта сыену урыны тапкан җиде меңнән артык аракан мөселманы, муссон яңгырлары китереп чыгарган җил-давыл һәм җир шуу аркасында, фаҗигагә юлыккан. Бу хакта, БМО генераль сәркатибе вәкиле Стефан Дюжаррикка сылтама белән, “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.

Аерым алганда, сүз “Джокс Базаар” качак рохиньялар (рохинджалар) лагерен муссон яңгырлары басуы турында бара.

Вәкил шулай ук стихияле бәла-каза тагын 25 мең кешегә зыян салу куркынычы тудыруын җиткергән.

  • 1970 елдан башлап, Аракан провинциясенең Мьянма төньягындагы мөселманнарга даими рәвештә һөҗүм бара. Аларның 80 процент кешесе чит илләрдә качып яшәргә мәҗбүр. Хәзерге вакытта Мьянмда бары 300 мең мөселман калган, аларның уннарча меңе Бангладешта качып көн күрергә тырыша.
  • Бүген Төркия Бангладешка качкан мөселманнарга мөмкин кадәр гуманитар ярдәм күрсәтергә тырыша. Ислам дине вәкилләре Бангладешка Мьянма хәрбиләре һәм буддист-милләтчеләре һөҗүменнән качып килгән.
  • Россия һәм Татарстан мөселман хатын-кызлары берләшмәсе рәисе Наилә Җиһаншина "Кимсетелгәннәрне бергәләшеп якларга кирәк", дип белдергән иде. 

Таттар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев