Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Роспотребнадзор: Россиядә балаларның 12 проценты гына тулысынча сәламәт

Россиядә сау-сәламәт балалар саны 12 проценттан артмый, мәктәп укучыларының күбсендә хроник чирләр бар, - дип җиткерә "РИА Новости", Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә сылтама белән. Ведомство мәгълүматлары буенча, соңгы унъеллыкта балалар сәламәтлеге какшау 1,5 тапкырга, ә хроник авыручылар саны 2 тапкырга арткан. "Сәламәт балалар саны...

Россиядә сау-сәламәт балалар саны 12 проценттан артмый, мәктәп укучыларының күбсендә хроник чирләр бар, - дип җиткерә "РИА Новости", Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә сылтама белән.

Ведомство мәгълүматлары буенча, соңгы унъеллыкта балалар сәламәтлеге какшау 1,5 тапкырга, ә хроник авыручылар саны 2 тапкырга арткан.

"Сәламәт балалар саны кимү күзәтелә, мәктәп укучылары арасында ул 10-12 проценттан артмый. Функциональ тайпылышлар һәм хроник авыруларның барлык төр үсеш төркемнәрендә артуы күзәтелә", - дип билгеләп үтелгән Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә.

Шул ук вакытта, ведомство мәгълүматлары буенча, 7-9 яшьтәге мәктәп укучыларының яртысында, шулай ук югары сыйныф укучыларының 60 процентында хроник чирләр күзәтелә.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев