Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Россия данын Татарстан көрәшчеләре яклый

20-22 ноябрь көннәрендә Казанда көрәш һәм билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионаты уза. Бил алышулар "Ак Барс" көрәш сараенда уза. Татарстан башкаласына 35 илдән 400дән артык көрәшче килүе көтелә. Беренчеләрдән булып Латвия, Литва, Румыния, Молдова, Белорусия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Тажикстан һәмТтөркмәнстан командалары Казанга килергә теләк белдергән. Көрәштә Россия данын яклаучылар -...

20-22 ноябрь көннәрендә Казанда көрәш һәм билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионаты уза. Бил алышулар "Ак Барс" көрәш сараенда уза.


Татарстан башкаласына 35 илдән 400дән артык көрәшче килүе көтелә. Беренчеләрдән булып Латвия, Литва, Румыния, Молдова, Белорусия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Тажикстан һәмТтөркмәнстан командалары Казанга килергә теләк белдергән.

Көрәштә Россия данын яклаучылар - Марат Купкенов (Чувашстан), Рамил Синәкәев (Татарстан), Дим Хәйруллин (Чиләбе), Наил Мөхәммәтҗанов (Башкортстан), Айвар Билалов (Татарстан), Ильяс Галимов (Татарстан). Россия җыелма командасының баш тренеры да Татарстаннан - Фәрит Шәйхетдинов.


Сүз уңаеннан: Казан 2010 елда көрәш буенча дөнья чемпионатын уздырган иде инде. Ул вакытта 16 илдән 60тан артык көрәшче бил алышты. Биш авырлык үлчәвендә дә Россия көрәшчеләре җиңү яулады. Алар арасында Руслан Нургалиев белән Лениз Абдуллин да бар иде.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев