Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Россия финанс министрлыгы НДСны арттыруны сорый. Бәяләр дә артачакмы?

Россия финанс министрлыгы 2017 елда иминият взносларына реформа тәкъдим итә. Бу хакта "Ведомости" яза. Тәкъдим буенча иминият взнослары бөтен хезмәт хакы фондыннан бер ставка буенча алына башларга һәм 2019 елга хезмәт хакының 26 процентын тәшкил итәргә тиеш. (2017 елда 29 процент, 2018 елда - 28 процент). Хәзерге вакытта предприятие җитәкчеләре...

Россия финанс министрлыгы 2017 елда иминият взносларына реформа тәкъдим итә. Бу хакта "Ведомости" яза.

Тәкъдим буенча иминият взнослары бөтен хезмәт хакы фондыннан бер ставка буенча алына башларга һәм 2019 елга хезмәт хакының 26 процентын тәшкил итәргә тиеш. (2017 елда 29 процент, 2018 елда - 28 процент).

Хәзерге вакытта предприятие җитәкчеләре Пенсия фондына хезмәт хакының 22 процент күләмендә взнос түлиләр. Хезмәт хакы елына 796 мең сумнан артып киткән очракта, взнос тагын 10 процентка арта. Социаль иминият фондына еллык 670 мең сумлык хезмәт хакының 2,9 проценты, медицина иминиятенә бөтен хезмәт хакының 5,1 проценты күләмендә взнос түләнә.

Шул ук вакытта альтернатив вариант та тәкъдим ителә - хәзерге вакытта 18 процент тәшкил иткән табышка салына торган салымны (НДС) 20 процентка җиткерергә, ташламалы 10 процентлысын 12 процентка күтәрергә. 2019 елдан ташламалы НДС ны ел саен ике процентка күтәрә барып, 20 процентка җиткерү күздә тотыла.

Салымны арттыру киләсе елда ук 600 млрд өстәмә табыш бирәчәк дигән планнары белән уртаклашкан министрлыктагы чыганак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев