Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Россия халкы нәрсә ашый?

Россия халкы ярма, ипи-күмәч һәм көнбагыш мае белән акмай ашый. Ә менә реклама кешеләрнең табынына әллә ни зур йогынты ясамый. Бөтенроссия җәмәгать фикерен өйрәнү үзәге илнең 46 төбәгендәге 130 торак пунктта яшәүче кешеләрне сораштырып, безнең халык көн саен нинди азык-төлек куллануын һәм кайсы товарлардан баш тартуын ачыклады. Сораштыруларның нәтиҗәсе күрсәткәнчә,...

Россия халкы ярма, ипи-күмәч һәм көнбагыш мае белән акмай ашый. Ә менә реклама кешеләрнең табынына әллә ни зур йогынты ясамый.

Бөтенроссия җәмәгать фикерен өйрәнү үзәге илнең 46 төбәгендәге 130 торак пунктта яшәүче кешеләрне сораштырып, безнең халык көн саен нинди азык-төлек куллануын һәм кайсы товарлардан баш тартуын ачыклады.

Сораштыруларның нәтиҗәсе күрсәткәнчә, халыкның дүрттән өч өлешенең көндәлек рационына ярма (85 процент), ипи-күмәч (85 процент), көнбагыш мае һәм акмай (79 процент) кебек азык-төлек керә. Шулай ук макарон (76 процент), яшелчә һәм җиләк-җимеш (73 процент), итне (71 процент) даими ашавын әйтә кешеләр. Ә көндәлек табынга өстәмә ризык буларак, консервланган җиләк-җимеш (70 процент), балык һәм диңез продукциясе (66 процент), пакеттагы соклар (65 процент), консервланган яшелчәләр (63 процент), кондитер ризыкларын (60 процент) атый.

Фаст-фуд (85 процент), тозлы кабымлыклар (85 процент), баллы газлы эчемлекләр (84 процент) һәм ярымфабрикатлар (78 процент) ише азык-төлекне куллануны исә чикләргә кирәк дигән фикердә тора. Сораштыруда катнашкан кешеләрнең өчтән ике өлеше пакетка тутырылган сок (70 процент) һәм кондитер ризыклары белән дә мавыкмаска кирәклген аңлый.

Кайберәүләр чыннан да сүздә генә түгел, гамәлдә дә туклануга нык игътибар итә икән. Әйтик, һәр икенче кеше (49 процент) чипса, вак сохари һәм тозлы чикләвекләрне һәм газировканы атнага, күп дигәндә, бер-ике тапкыр гына ашый-эчә (35 процент айга берничә тапкыр гына куллана). Халыкның өчтән бер өлеше - 70 проценттан артыграк кеше - бу төр ризыкны балаларга ашатмаска тырыша.

Кибеткә кергәч, халыкның 63 проценты гына азык-төлек капларындагы мәгълүматка игътибар итә, ди социологлар. Бу уңайдан язулар белән бигрәк тә хатын-кызлар (69 процент) кызыксына (ир-атлар - 54 процент). Гадәттә, сатып алучылар сөт (57 процент), ит (56 процент), кондитер (50 процент), балык (51 процент) продукцияләренең капларын тикшерә.

Көне-төне телевидение һәм башка мәгълүмат чараларыннан җитештерүчеләр үз товарларын мактап торуга карамастан, реклама кешеләрнең табынына әллә ни зур йогынты ясамавы билгеле булган. Социологларның сорауларына җавап биргән кешеләрнең күпчелеге (83 проценты) азык-төлекне рекламага карап сайламавын әйткән.

Кешенең сәламәтлегенә йогынты ясаучы төп күрсәткечләргә килгәндә, ризык түгел, ә рухи халәт иң мөһиме, дип исәпли безнең халык (37 процент). Физик активлык (18 процент), дөрес туклану (19 процент) һәм экологиянең (18 процент) дә кәефкә нык йогынты ясавы ассызыкланган.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев