Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Россия Хөкүмәте күпбалалы гаиләләргә субсидияләр күләмен арттырды

Россия Хөкүмәте өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче, мохтаҗлыкта гомер кичерүче гаиләләргә ярдәм итү өчен төбәкләргә 1,6 миллиард сум акча бүлеп бирде. Шул хактагы карар Хөкүмәт сайтында дөнья күргән. Акчалар федераль бюджеттан Федерациянең 53 субъектына бүлеп бирелә. Хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән икътисадны тотрыклыландыру буенча чаралар россиялеләрнең тормыш дәрәҗәсе түбән...

Россия Хөкүмәте өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче, мохтаҗлыкта гомер кичерүче гаиләләргә ярдәм итү өчен төбәкләргә 1,6 миллиард сум акча бүлеп бирде. Шул хактагы карар Хөкүмәт сайтында дөнья күргән.

Акчалар федераль бюджеттан Федерациянең 53 субъектына бүлеп бирелә.

Хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән икътисадны тотрыклыландыру буенча чаралар россиялеләрнең тормыш дәрәҗәсе түбән тәгәрәвен туктата алмады. 22 сентябрьдә "Вопросы экономики" журналында дөнья күргән мәкаләсендә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев әнә шундый фикер белдерә.

Россия Икътисади үсеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, беренче яртыеллыкта россиялеләр, ит һәм балыкны арзанрак азык-төлеккә алыштырып, акчаларын янга калдыруын дәвам иткән.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев