Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Россия Хөкүмәте юл хәрәкте кагыйдәләренә караган үзгәрешләрне раслады

Россия Хөкүмәте юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр керткән. Алар җәяүлеләр, велосипедчылар һәм маршрут автобусларының иминлеген арттыруга юнәлгән. Әлеге карарны бүген Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган. Бу хакта Министрлар Кабинеты сайтында хәбәр ителә. Юл хәрәкәте кагыйдәләренә яңа юл билгеләре: «Механик транспорт чарасының экологик класслы чикләү зонасы» («Зона с ограничением экологического класса механических...

Россия Хөкүмәте юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр керткән. Алар җәяүлеләр, велосипедчылар һәм маршрут автобусларының иминлеген арттыруга юнәлгән. Әлеге карарны бүген Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган. Бу хакта Министрлар Кабинеты сайтында хәбәр ителә.

Юл хәрәкәте кагыйдәләренә яңа юл билгеләре: «Механик транспорт чарасының экологик класслы чикләү зонасы» («Зона с ограничением экологического класса механических транспортных средств»), «Йөк автомобильләренең экологик класслы чикләү зонасы» («Зона с ограничением экологического класса грузовых автомобилей»), «Транспорт чарасының экологик классы» («Экологический класс транспортного средства») табличкасы, шулай ук яңа терминнар кертелгән. Әлеге үзгәрешләрнең максаты булып автомобильләр чыгарган зарарлы матдәләр йогынтысыннан әйләнә-тирәне саклау тора, диелә документ белешмәсендә.

Шулай ук яңа терминнар: «электромобиль», «гибридлы автомобиль», кирәкле юл билгеләре һәм билгеләүләре кертелгән.

Берничә үзгәреш «аеру полосасы» ("разделительная полоса") һәм «иминлек утраучыгы» ("островок безопасности") терминына кагыла, алар билгеләмәсенә «трамвай юллары» ("трамвайные пути") сүзтезмәсе кертеләчәк.

Россия Хөкүмәте карары буенча, «Тукталыш тыелган» ("Остановка запрещена") юл билгесе хәзер тукталыш зонасыннан кала маршрут транспортына да кагылачак.

Элеккеге кагыйдәләр буенча, 14 яшьтән кечерәк велосипедчыларга юлдан хәрәкәт итәргә, ә аларны озатып баручы өлкән велосипедчыларга тротуардан барырга ярамый иде. Яңа үзгәрешләр буенча, 14 яшьтән кечерәк велосипедчыларны озатып баручы өлкән велосипедчыларга тротуардан яки җәяүлеләр йөри торган юлдан бару рөхсәт ителәчәк.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев