Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы: Россия БДИдан баш тартмаячак

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Ольга Васильева Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнарыннан (БДИ) баш тартмаячакларын белдергән. Шуның белән бергә Васильева мәктәп белем системасының үзгәрә башлаячагын билгеләп үткән. Ул мәктәпләрдә Бөтенроссия тикшерү эшләре кертеләчәген, ягъни мәктәп контроль эшләре бөтен Россия буйлап үзәкләштерелгән тәртиптә бер үк көнне язылачагын һәм бердәм критерийләр буенча...

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Ольга Васильева Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнарыннан (БДИ) баш тартмаячакларын белдергән.

Шуның белән бергә Васильева мәктәп белем системасының үзгәрә башлаячагын билгеләп үткән. Ул мәктәпләрдә Бөтенроссия тикшерү эшләре кертеләчәген, ягъни мәктәп контроль эшләре бөтен Россия буйлап үзәкләштерелгән тәртиптә бер үк көнне язылачагын һәм бердәм критерийләр буенча бәяләнәчәген җиткергән. Бу хакта Россия мәгариф һәм фән министры «Интерфакс» агентлыгына интервьюсында хәбәр иткән.

Васильева киләсе уку елында Бөтенроссия тикшерү эшләре югары сыйныф укучылары өчен мәҗбүри булачагын шәрехләп үткән. Биредә чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ тапшырмаган фәннәрдән эшләр башкарачак. Быел Бөтенроссия тикшерү эшләрен 33 мәктәптә язачаклар.

Министр шулай ук әдәбияттан БДИда үзгәрешләр булачагын өстәп әйткән.

«Бу бөтенләй башка имтихан булачак, анда нинди дә булса тест эшләре бөтенләй кертелми. Әдәбият теориясенә бәйле җәенке җавап булырга тиешле бары иҗади биремнәр булачак. Ягъни, беренчедән биремнәр артачак һәм алар текстны яхшы белүне таләп итәчәк. Икенчедән - иншаның үзенә таләпләр югары булачак», - дип хәбәр иткән Васильева.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев