Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Россия мәктәпләрендә биш баллы билге кую системасыннан баш тартырга җыеналар

Россия мәгариф күзәтчелеге башлыгы урынбасары Анзор Музаев белдерүенчә, ведомство мәктәпләрдә биш баллы билге кую системасыннан баш тарту мәсьәләсе карала, дип хәбәр итә «Известия».

Мәгариф институтының белем бирү сыйфаты мониторингы үзәге җитәкчесе, «БДИның атасы» Виктор Болотов сүзләренчә, әлеге мәсьәлә күтәрелде, әмма андый үзгәрешләрне кертер өчен укытучыларның квалификациясен күтәрү кирәк.

— Биш баллы система — ул өченче көнге. Берсүзсез, аны үзгәртергә кирәк. Без үз вакытында күп баллы системаларга күчү буенча эшләр алып бардык. 12 баллы система буенча зур проект бар иде. Хәзерге вакытта мәктәптә, чынлыкта, дүрт баллы система эшли, чөнки «берле» беркемгә дә куелмый. Шул ук вакытта укытучы «3+», «4 -» кебек билгеләр куя. Менә шундый билгеләрне рәсмиләштерергә кирәк», — дип белдерә Болотов.

 

Фото: https://pixabay.com | Nightdancer

http://maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев