Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Россия юлларында "вафельница" билгесендә туктаган өчен штраф салачаклар

Махсус юл билгесен юлның катлаулы участокларына – транспорт агымнары кисешкән чатларда ясаячаклар.

Бүген юлда йөрү кагыйдәләренә “вафельница” билгесе булган чатларда туктаган өчен штраф каралган үзгәрешләр кертелде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Махсус билгене юлның катлаулы участокларына – транспорт агымнары кисешкән чатларда ясаячаклар. Аркылы транспорт агымнары өчен чаттагы юлны каплау элек тә ярамады, әмма тыючы махсус билге юк иде.

Әгәр “вафельница”ны туктамыйча узып китеп булмаса, шоферларга яңа билге булган чатларга яки юлның башка участогына керергә ярамый. Диагональ юл билгесендә туктаган өчен, автомобиль йөртүчегә 1 мең сум күләмендә штраф яный.

 

Россиядә шулай ук “Чат участогы” дигән яңа юл билгесе барлыкка киләчәк.

Фото: http://www.tatar-inform.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев