Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Россиядә гриппның икенче дулкыны башланды һәм балаларга һөҗүм итә

Соңгы атна эчендә Россиядә грипп белән хастаханәгә салынган кешеләр саны 14 процентка арткан. Грипп белән авыру дәрәҗәсе югары кала бирә, дип сөйләгән Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә. Анна Попова сүзләренә караганда, грипп белән бәйле хәл...

Соңгы атна эчендә Россиядә грипп белән хастаханәгә салынган кешеләр саны 14 процентка арткан. Грипп белән авыру дәрәҗәсе югары кала бирә, дип сөйләгән Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.

Анна Попова сүзләренә караганда, грипп белән бәйле хәл кимендә тагын ике атна киеренке булачак әле. "Алдагы атнада гриппның В вирусы өлеше 75 процент булса, бу атнада 86,5 процент тәшкил итте", - дигән ул.

Грипп Россиянең сигез төбәген колачлаган. Башлыча яңа туган балалардан алып - 14 яшькә кадәргеләр чирли икән. 17 мәктәп һәм 47 балалар бакчасы тулысынча ябылган. Хәл Калмыкия һәм Кемерово өлкәләрендә аеруча киеренке, диелә.

Татар-иформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев