Теләче Информ

Россиядә механикалы машиналар арасында иң популяры булып "Лада" санала

Механикалы популяр биш машина исемлегенә "Хэндэ" һәм "Фольксваген" да кергән.

Россиядә механик тапшырулар тартмалы машиналар арасында иң популяры булып "Лада" автомобиле санала. Бу турыда "Автостат" агентлыгы хәбәр итә.

Агымдагы елың беренче яртыеллыгында 154 меңнән артык механикалы "Лада" автомобиле сатылган. Бу сан былтыр шул ук вакытта сатылган машиналар саныннан 22 процентка артык. 

Икенче урында "Рено": алты ай эчендә 51 мең машина сатылган. Өченче урында "Киа" - 24 мең машина сатылган.

Реклама

Механикалы популяр биш машина исемлегенә "Хэндэ" һәм "Фольксваген" кергән.

Фото: https://pixabay.com | stestu

https://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: