Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Россиядә тәүлек эчендә 60тан артык урман янгынын сүндергәннәр

Ведомство мәгълүматлары буенча, Россия Федерациясенең 83 субъектында янгын куркынычы сезоны ачылган.

Урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен узган тәүлектә 14,9 мең гектар мәйданда 66 урман янгынын сүндергән. Бу хакта “Урманнарны саклау авиалиниясе” хәбәр итә.

  • Ведомство мәгълүматлары буенча, Россия Федерациясенең 83 субъектында янгынга каршы сезон ачылган.

"Урман хуҗалыгы буенча төбәк диспетчерлык хезмәте мәгълүматлары җиткерүенчә, узган тәүлектә Россиядә урманнарны янгыннардан саклау көче белән 14 888 гектарда 66 урман янгыны сүндерелде”, - диелгән хәбәрдә.

Янгыннарны сүндерү өчен 2 244 кеше, 195 берәмлек техника, 100 һава судносы җәлеп ителгән. Хәзерге вакытта иң күп янгыннар Красноярск краенда (30 562 гектарда), Якутиядә (21 050 гектарда) теркәлгән.

 

“Гадәттән тыш хәл режимы Россиянең дүрт субъектында: Мурманск өлкәсендә, Саха Республикасы (Якутия), Красноярск краенда, Ямал-Ненецкның беренче районында кертелде”, — диелгән матбугат хәбәрендә.

Фото: https://pixabay.com | skeeze

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев