Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Россиядә велосипедка салым кертергә җыеналар

Хөкүмәттә велосипедларны утильләштерү җыемы турында уйланалар.

Вице-премьер Дмитрий Козак Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгына велосипедларга өстәмә түләү кертү кирәклеге турындагы мәсьәләне тикшерүне йөкләде. Закон проекты 2019 елның 1 октябреннән әзер булырга мөмкин. Бу хакта "Известия" хәбәр итә.

  • Утильләштерү җыемы – экология куркынычсызлыгы һәм кеше сәламәтлеген төрле зарарлы тәэсирләрдән саклау өчен дәүләт файдасына бер тапкыр алына торган салым ул. Бу хакта “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында”гы федераль законда әйтелгән. Хәзерге вакытта шундый җыем чит илдә һәм үзебездә эшләнгән автомобильләргә бар. Салым түләнмәсә, машинаны исәпкә куеп булмый.

Экспертлар фикеренчә, велосипедка һәм велосипед рамаларына җыем велосипедның ахыргы бәясенең 10 проценты күләмендә булырга тиеш.

Вице-премьер секретариатында “Известия”гә  - Дмитрий Козак уздырган киңәшмәдә 2018-2023 елларга алюминий сәнәгатен үстерү планы раслануын җиткергәннәр, әмма алюминий продукциясенә ихтыяҗ тудыру максатыннан өстәмә чаралар булдыру турында әйтмәгәннәр.

Фото: Рамиль Гали

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев