Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Россиядә ял итү өчен иң популяр урыннар билгеле булды

Сочи, Симферополь, Санкт-Петербург һәм Минеральные Воды - туристларның быелгы яртыеллыкта иң яраткан урыннары булган. Бу хакта Россиянең Туризм буенча федераль агентлыгы җиткерә, дип хәбәр итә "Российская газета". Бигрәк тә Минеральные Воды шәһәрендә ял итүгә ихтыяҗ зур икән. Россия шәһәрләреннән бирегә авиабилетлар сату узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 65 процентка...

Сочи, Симферополь, Санкт-Петербург һәм Минеральные Воды - туристларның быелгы яртыеллыкта иң яраткан урыннары булган. Бу хакта Россиянең Туризм буенча федераль агентлыгы җиткерә, дип хәбәр итә "Российская газета".

Бигрәк тә Минеральные Воды шәһәрендә ял итүгә ихтыяҗ зур икән. Россия шәһәрләреннән бирегә авиабилетлар сату узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 65 процентка арткан. Шул ук вакытта очыш бәясе 21 процентка кимегән - 6 449 сумнан 5 128 сумга калган.

Быел беренче яртыеллыкта авиабилетларның гомуми сатылу күләме 55 процентка арткан.

Исегезгә төшерәбез, Россия курортлары үзлектән сәяхәт итүчеләр ихтыяҗы буенча бу җәйдә лидер булды, дип хәбәр ителгән иде. Россиянең үзлектән сәяхәт итүчеләре пляж юнәлеше буенча күбрәк Симферополь һәм Сочины сайлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев