Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Россиялеләрнең өчтән бере генә саклыкка акча җыя - сораштыру

Россиялеләрнең өчтән береннән күбрәге (36 процент) кертемнәрен банкта, акцияләр, облигация һәм башка кыйммәтле кәгазьләр яки акча рәвешендә саклый. Бу саннарны "Финанс тикшеренүләрнең милли агентлыгы" (НАФИ) дип аталган аналитик үзәк исәпләп чыгарган. Бу хакта "Российская газета" яза. Халык арасында акча саклауның иң таралган ысулы - банк хисабы ачу (48 процент). Популярлык...

Россиялеләрнең өчтән береннән күбрәге (36 процент) кертемнәрен банкта, акцияләр, облигация һәм башка кыйммәтле кәгазьләр яки акча рәвешендә саклый. Бу саннарны "Финанс тикшеренүләрнең милли агентлыгы" (НАФИ) дип аталган аналитик үзәк исәпләп чыгарган. Бу хакта "Российская газета" яза.

Халык арасында акча саклауның иң таралган ысулы - банк хисабы ачу (48 процент). Популярлык буенча икенче урында акчаны шул килеш кенә саклау (34 процент). Ә 21 процент сораштырылган кешеләрнең кертемнәре бар. Кыйммәтле кәгазьләрне бары тик 3-4 процент респондент кына сатып ала.

Иң хәстәрле һәм сакчыл кешеләр Үзәк федераль округта (43 процент), халкы 500 меңнән арткан зур шәһәрләрдә (45-47 процент) яши. Шулай ук югары белемле кешеләр арасында саклык акчасы булганнар күбрәк: 49 процент 33 кә каршы. Акчаларны саклау россиялеләрнең матди хәленә дә бәйле. Тормышлары җитеш булган кешеләр арасында 66 процент, ә аз керемлеләр арасында 16 процент кешенең саклык акчасы бар.

Барыннан да күбрәк кешеләр акчаны запаска дип туплый, ягъни 58 процент. Эре сатып алуларга (автомобиль, ял итү, дәвалану, күчемсез милек, ремонт, мәгариф һ. б.) 39 процент кеше акча җыйса, 19 проценты -картлыгына, тагын 18 проценты акчадан өстәмә процент алу өчен туплый.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев