Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Россиялеләрнең күпчелеге пенсия яшен арттыруны хупламый

Россия халкының күпчелеге (92 проценты) Хөкүмәтнең пенсия яшен арттыру тәкъдимен хупламый. “Ромир” тикшеренү холдингы тикшеренүчеләре шундый нәтиҗәгә килде, дип хәбәр итә РИА Новости. Бүген тиешле закон проектын Министрлар Кабинеты Дәүләт Думасына тәкъдим итә.

Массакүләм мәгълүмат чаралары мәгълүматы буенча реформаның төп варианты булып, пенсиягә чыгу яшен ир-атларга 65, хатын-кызларга 63 яшькә кадәр арттыру тора.

Әлеге планны 18дән 24 яшькә кадәрге яшьләрнең бераз өлеше, ягъни сораштырылганнарының 12 проценты гына хуплый. Калган яшь төркемнәрендә реформаны яклаучылар 7-8 проценттан артмый.

Пенсия яшен арттыру белән 65 яшькә кадәрге ир-атларның бары 5 проценты гына риза. Россия халкының 58 проценты 60 яшь булган норманы саклау яклы. 32 проценты хәтта бу яшьне киметергә тели.

Хатын-кызларның 58 яки 60 яшьтән лаеклы ялга китүе белән сораштырылганнарның бары 10 проценты гына риза. 55 яшь булган агымдагы норманы россиялеләрнең 61 проценты хуплый, ә 29 проценты аны 50 яшькә кадәр төшерүне тели.
Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев