Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Ростов очкычы очучылар бәхәсе аркасында һәлакәткә юлыккан булырга мөмкин

Очучылар арасындагы бәхәс Ростов-на-Дону шәһәрендәге Boeing самолетының һәлакәткә очравына сәбәпче булырга мөмкин. Һәлакәт алдыннан алар очкычны ничек яхшырак утырту турында бәхәсләшкән. Бу хакта тикшерүгә якын торган чыганакларга таянып, "Коммерсант" хәбәр итә. Очучыларның бәхәсе хакында самолетның "кара тартма"ларындагы тавыш яздыру җайланмаларын тикшергәндә билгеле булган, имеш. Беренче тапкыр төшеп утыра алмагач, икенче...

Очучылар арасындагы бәхәс Ростов-на-Дону шәһәрендәге Boeing самолетының һәлакәткә очравына сәбәпче булырга мөмкин. Һәлакәт алдыннан алар очкычны ничек яхшырак утырту турында бәхәсләшкән. Бу хакта тикшерүгә якын торган чыганакларга таянып, "Коммерсант" хәбәр итә.

Очучыларның бәхәсе хакында самолетның "кара тартма"ларындагы тавыш яздыру җайланмаларын тикшергәндә билгеле булган, имеш. Беренче тапкыр төшеп утыра алмагач, икенче әйләнешкә экипаж кул режимында кереп карарга булган, диелә.

Экспертлар әйтүенчә, пилотлар Boeing 737 самолетының төшеп утыру режимыннан биеклек алу режимына күчкәндәге үзгәлекләрен истә тотмаган. Шул сәбәпле самолет салмак кына югарыга күтәреләсе урында, көчле тизлектә югарыга омтылган. Ә очучылар тәҗрибә булмаумы, әллә арыганлык аркасындамы бу үзгәлекне исәпкә алмаган була. Шуңа да самолетның тизлеге кими башлагач, алар арасында бәхәс чыккан, диелә. Берсе тизлекне арттырырга теләсә, икенчесе самолетның борынын тигезләү кирәклеге мөһимрәк санаган. Хак булса, үзара кычкырышкан тавышлары да ишетелә, ди. Шуның аркасында самолет белән идарә югала.

Әлеге һәлакәттә 62 кешенең гомере өзелде.

Интертат

Фото: Коммерсантъ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев