"1996 елның 24 ноябрендә имзаланган "Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында"гы Федераль канунның 14 нче маддәсе буенча бу вәзгыять туристлар иминлегенә куркыныч буларак квалификацияләнә", - диелгән Ростуризм белдерүендә.
Федераль туризм агентлыгы Россия туроператорлары, турагентларына туристлык продуктларын, шулай ук Төркия Республикасына аерым туристлык хезмәтләрен этәрү һәм сатуны туктатырга тәкъдим итә, шул исәптә башка илләр аша да.
Искәртеп үтик, элегрәк РФ Президенты В.Путин, "Су-24" һәлакәткә очравы Россия-Төркия мөнәсәбәтләренә җитди йогынты ясаячак, дип белдергән иде.
24 ноябрьдә, Сүрия территориясендә җирдән ату нәтиҗәсендә, Россия авиатөркеменең "Су-24" самолеты бәреп төшерелде. Элегрәк ике пилот катапульцияләнергә өлгергән дип билгеләп үтелгән иде, әмма, Сүрия оппозициясе мәгълүматларына караганда, очучыларның берсе үлгән.
Нет комментариев