Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Рөстәм Миңнеханов авыл җирлекләренә һәм учреждениеләргә 100 автомобиль ачкычы тапшырды

. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль авыл җирлекләре башлыкларына һәм учреждение җитәкчеләренә автомобильләр тапшырды. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды. Президент кулыннан республика районнары вәкилләре 93 "Шевроле Нива" машинасы ачкычы кабул итеп алды. Казанга - 4, ә Яр Чаллыга - 3 "Форд Транзит" автобусы бирелде. Рөстәм...

. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль авыл җирлекләре башлыкларына һәм учреждение җитәкчеләренә автомобильләр тапшырды. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды.

Президент кулыннан республика районнары вәкилләре 93 "Шевроле Нива" машинасы ачкычы кабул итеп алды. Казанга - 4, ә Яр Чаллыга - 3 "Форд Транзит" автобусы бирелде.

Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы съезды узуын билгеләп узды. "Барыгызны да шушы тантана белән котлыйм. Съезд алдыннан машиналар тапшыру күркәм традициягә әйләнде. Җиде ел дәвамында җирле үзидарәләргә 1770 автомобиль тапшырганбыз. Минемчә, хакимиятнең нигезе - муниципалитетлар. Сез халык хакимият эшенә бәя бирә торган урыннарда эшлисез. Бу вазифаларны һәм үз эшегезне сезгә югары сыйфатта үткәрергә кирәк. Республикада соңгы елларда күп кенә программалар гамәлгә кертелде. Аларның саны 37 иде, киләсе елга 38гә җиткереләчәк. Без һәрбер муниципалитетта социаль-мәдәни, инфраструктур обектларда ниндидер вакыйгалар узуын телибез. Муниципалитет җитәкчесе роле һәм дәрәҗәсе, аның оперативлыгы матди-техник база белән бәйле. Бу авыл җирлекләре биналарын төзекләндерү, без бирә торган транспорт. Сезнең хакимиятнең нигезе булуыгызны таныйбыз. Биргән машиналарның игелеген күрергә насыйп булсын", - дип Президент якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләде, уңышлар теләде. Нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәтен җиткерде.

Авыл җирлекләре башлыклары исеменнән сүз Биектау районы Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллинага бирелде.

"Республиканың барлык җирлек башлыклары исеменнән безнең эшне шулай югары бәяләгән өчен, чын күңелдән чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Республика җитәкчелеге биргән бүгенге автомобильләр иң катлаулы мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итәләр. Социаль әһәмияткә ия программалар өчен дә рәхмәтлебез. Алар безнең гражданнарның көнкүреш сыйфатын яхшырта. Республика җитәкчелеге тарафыннан бу игътибарның кадерен беләбез. Безнең яңа уңышларга омтылыш тагын да көчәя", - диде ул.

Яңа машиналарга хуҗа булучылар моның белән генә кайтып китми. Алар, бүген, шулай ук, "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә "Россия - минем тарихым" мультимедия паркына экскурсиягә барачак.

Чарада Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин да катнашты.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X