Президентның эш сәфәре 29 ноябрьгә кадәр планлаштырылган. Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Дубай һәм Әбу-Дабида булачак.
Әлеге сәфәргә кузгалганчы, Татарстан Президентының эш көне тыгыз булырга охшап тора: Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында "Татарстанда чараларны планлаштыру һәм контрольдә тоту" мәгълүмат системасын тәкъдир итү чарасында, соңрак "Татнефть"нең директорлар советы утырышында, алга таба Әтнә районы оешуының 25 еллыгына багышланган тантанада да катнашачак.
Нет комментариев