Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Рөстәм Миңнеханов: «Бездә күбрәк, килеп, кимчелек табып, җәзалап китү ягын карыйлар»

11 июльдә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының V киңәйтелгән утырышы булып узды. Чарада катнашкан 400 кешенең 250дән артыгы - республика районнарыннан җыелган эшмәкәрләр. Моннан тыш, тугыз төбәктән килгән вәкилләр дә бар иде. Җитәкчелек белән эшмәкәрләрнең шул рәвешле ачыктан-ачык сөйләшү алып барулары бик нәтиҗәле проект. Татарстан өченче ел рәттән инвестицион...

11 июльдә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының V киңәйтелгән утырышы булып узды. Чарада катнашкан 400 кешенең 250дән артыгы - республика районнарыннан җыелган эшмәкәрләр. Моннан тыш, тугыз төбәктән килгән вәкилләр дә бар иде.

Җитәкчелек белән эшмәкәрләрнең шул рәвешле ачыктан-ачык сөйләшү алып барулары бик нәтиҗәле проект. Татарстан өченче ел рәттән инвестицион климат буенча алдынгы позициядә бара. Шулай да чишелмәгән мәсьәләләр, эшмәкәрләрне борчыган сораулар җитәрлек.
- Бездә административ басым югары. Бу, бәлки, күбрәк тәртип урнаштырырга теләү белән дә бәйледер. Кызганыч, тәртип артмый. Хакимият һәм эшмәкәрләр мөнәсәбәтләренең төгәл регламенты булырга тиеш. Контроль-күзәтчелек чаралар системасын карап, яхшы формасын эшләргә кирәк. Контроль кирәк, әмма аны башкарган кешедә дә җаваплылык булырга тиеш. Бездә күбрәк, килеп, кимчелек табып, җәзалап китү ягын карыйлар, профилактикага, кисәтүгә дә игътибар белән карарга кирәк, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Утырышның көн кадагына чыгарылган мәсьәләләр дә контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан бизнеска административ басым проблемасына багышланган иде.

- Штраф салынган эшмәкәрләрнең 22 проценты гына штрафларның үзенә законлы һәм нигезле булуы белән килешкән. Димәк, һәр бишенче эшмәкәр, штраф законсыз салынган, дип саный. Әгәр эшмәкәргә гаепнең нидә булуы аңлатылмаса, профилактика юк дигән сүз, - дип белдерде Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов.

Иң күп тикшерүләрне салым хезмәте һәм янгын күзәтчелеге үткәрә икән. Алардан соң Роспотребнадзор һәм административ һәм хезмәт инспекцияләре.
Тикшерүләрнең 43 процентында хилафлыклар табыла.
- Тикшерүче килсә, штраф салмыйча китми. Кисәтү дә ясамый, шундук штраф сала, - ди Тимур Нагуманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев