"Грозный" аэропортында аны Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров, РФ Дәүләт Думасы депутаты Адам Делимханов, Чечен Парламенты рәисе Магомед Даудов һәм башка рәсми затлар каршы алды. Грозныйда Рөстәм Миңнехановның Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров белән очрашуы планлаштырылган. Шулай ук Татарстан лидерыныңреспублика башкаласында "КАМАЗ" берләшмәсенең махсус техника күргәзмәсе белән танышуы да күздә тотыла.
Рөстәм Миңнеханов Чечен Республикасының беренче Президенты Әхмәт Кадыровның каберен зиярат кылырга да җыена. Президентны "КАМАЗ"ның генераль директоры Сергей Когонин да озата йөри.