Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды

Татарстан Республикасы Президенты 2017 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасының Дәүләт премияләрен тапшырды. Чара М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында уза. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән расланган исемлектә бу шәхесләр бар: Маликова Мәдинә Габделхаковна - "Арыш тәме"китабы. Ул үз эченә роман, повесть, хатирәләрне ала. 2014...

Татарстан Республикасы Президенты 2017 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасының Дәүләт премияләрен тапшырды. Чара М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында уза.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән расланган исемлектә бу шәхесләр бар:

Маликова Мәдинә Габделхаковна - "Арыш тәме"китабы. Ул үз эченә роман, повесть, хатирәләрне ала. 2014 елда "Ихлас" нәшриятендә бастырылган.

Салихов Харис Салихович - "А.Пушкин, Г.Тукай иҗатында дөньяви һәм дини мотивлар һәм бүгенге көндә әхлакый тәрбия бирү проблемалары" (Казан, "Идел-Пресс" нәшрияты, 2008); "Дин һәм фән (дөньядагы дини һәм дөньяви мәдәният нигезләре)" (Казан, "Идел-Пресс" нәшрияты, 2012).

Шаһиева Розалина Гомәровна - Татарстанның милли мәдәни мирасы турындагы "Мәңгелек гөлчәчәкләре: татар һәм рус телендәге мәкаләләр җыелмасы" (Казан: "Заман" нәшрияты, 2015).

Быел Тукай бүләгенә 19 кеше тәкъдим ителгән иде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев