Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында булды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Лаеш районында "Волга" яшьләр үзәге территориясендә урнашкан, уен залы һәм йөзү бассейны булган "Волга" универсаль спорт комплексында булды. Аны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, Халыкара йөзү федерациясе президенты, Халыкара олимпия комитеты...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Лаеш районында "Волга" яшьләр үзәге территориясендә урнашкан, уен залы һәм йөзү бассейны булган "Волга" универсаль спорт комплексында булды.


Аны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, Халыкара йөзү федерациясе президенты, Халыкара олимпия комитеты әгъзасы Хулио Маглионе, Халыкара йөзү федерациясе башкарма директоры Корнель Маркулеску, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм башкалар озата йөрде.

Татарстанда бассейннар төзү эшенең барышы хакында Рөстәм Миңнехановка ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры сөйләде. Владимир Леонов сүзләренчә, бүген республикада 184 бассейн уңышлы эшләп килә, шуларның 8е үткән ел төзелгән. Быел тагын өч бассейн кору планлаштырыла. Шулай ук Татарстанның спорт инфраструктурасында 12 бассейн бар, алар Олимпия дәрәҗәсендәге ярышларны кабул итә ала. 2016 елда Казанда берничә спорт чарасы узачак, аерым алганда, яшүсмерләр арасында синхрон йөзү буенча дөнья беренчелеге.

Аннары Рөстәм Миңнеханов яңа спорт комплексын карап чыкты. Бинада 5 йөзү юлы булган егерме метрлык бассейн һәм балалар өчен кече бассейн урнашкан. Шулай ук Татарстан Президенты тренажер залында, төркем программалары өчен билгеләнгән бүлмәләрдә һәм спортның уен төрләре залында булды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X