Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады. Бүген аңа 81 яшь тулды. "Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы! Татарстан халкы һәм башка илләрдә яшәүче татарлар, шулай ук шәхсән үз исемемнән сезне туган көнегез белән котлыйм! Сезгә сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер телим!" - диелгән республика лидерының...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады. Бүген аңа 81 яшь тулды.

"Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы! Татарстан халкы һәм башка илләрдә яшәүче татарлар, шулай ук шәхсән үз исемемнән сезне туган көнегез белән котлыйм! Сезгә сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер телим!" - диелгән республика лидерының «ВКонтакте» социаль челтәрендә рәсми битендәге котлавында.

Минтимер Шәймиев 1937 елның 20 гыйнварында Актаныш районы Әнәк авылында туган. Ул үз хезмәтләре өчен күпсанлы дәүләт бүләкләренә ия булды. "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" орденының тулы кавалеры булып тора. 2017 елда Россия Президенты Владимир Путин Минтимер Шәймиевны Россия Федерациясе Хезмәт Герое дигән мактаулы исем белән бүләкләде.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев