Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Рөстәм Миңнеханов "Российская газета"ның чирек гасырлык юбилеенда катнашты

"Российская газета" 25 еллык туган көнен билгеләп үтте. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Рөстәм Миңнеханов тантанада "Российская газета" редакциясе федераль дәүләт бюджет оешмасы генераль директоры Павел Негоицага гаммәви мәгълүмат чарасын үстерүгә өлеш керткән өчен ТР Дәүләт бүләге - "Фидакарь хезмәте өчен" медален тапшырды. Туган көн уңаеннан уздырылган чарага...

"Российская газета" 25 еллык туган көнен билгеләп үтте. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Рөстәм Миңнеханов тантанада "Российская газета" редакциясе федераль дәүләт бюджет оешмасы генераль директоры Павел Негоицага гаммәви мәгълүмат чарасын үстерүгә өлеш керткән өчен ТР Дәүләт бүләге - "Фидакарь хезмәте өчен" медален тапшырды.

Туган көн уңаеннан уздырылган чарага күп санлы кунаклар чакырылган. Алар арасында гаммәви мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре генә түгел, төбәкләрдән рәсми кунаклар, хакимиятнең федераль һәм төбәк органнары вәкилләре дә бар. Аерым алганда редакция коллективын Сергей Нарышкин, Сергей Собянин, Юнус-Бек Евкуров, Сергей Степашин да котлады.

Президентның Мәскәүдә эш сәфәре кысаларында әлеге тантанада катнашуы очраклы түгел. Татарстан "Российская газета" белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Заманында газетаның хәбәрчеләр пункты беренчеләрдән булып Казанда ачылды.

Сүз уңаеннан: 10 ноябрьдә Рөстәм Миңнеханов "Российская газета"ның баш мөхәррире Владислав Фронинга да ТР әлеге Дәүләт бүләген "Фидакарь хезмәте өчен" медален тапшырган иде.

intertat.ru

Кичә күпләрнең игътибарын җәлеп иткән "25 ноябрьдән соң Россия акчасы рубльне ни көтә?" дигән мәкалә дә Российская Газета сайтыннан кыскартып тәрҗемә итеп бирелгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев