Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Рөстәм Миңнеханов татар теле турында үз фикерен әйтте

Бу минутларда Дәүләт Советы утырышы бара. Анда дистәгә якын депутат: Разил Вәлиев, Римма Ратникова, Ирек Шәрипов, Ринат Закиров, Татьяна Воропаева һәм башкалар татар теле мәсьәләсендә ачыклык кертүне, татар теле укытучыларын яклауны, Татарстан Республикасы прокуроры һәм Мәгариф министрының җавап бирүләрен таләп иттеләр. "Безнең күптән көн тәртибен мондый әрнүле чыгышлар белән тулыландырган...

Бу минутларда Дәүләт Советы утырышы бара. Анда дистәгә якын депутат: Разил Вәлиев, Римма Ратникова, Ирек Шәрипов, Ринат Закиров, Татьяна Воропаева һәм башкалар татар теле мәсьәләсендә ачыклык кертүне, татар теле укытучыларын яклауны, Татарстан Республикасы прокуроры һәм Мәгариф министрының җавап бирүләрен таләп иттеләр.

"Безнең күптән көн тәртибен мондый әрнүле чыгышлар белән тулыландырган юк иде", - диде Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Бер сәгатькә якын чыгышлардан соң әлеге мәсьәлә ныклап әзерләнеп бүген түгел, әмма бүгенге утырышның дәвамы буларак, башка көнне каралачак дигән карар кабул ителде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: "Без бу мәсьәләдә Россиянең мәгариф министры белән эшлибез. Бу - ашыгып карар кабул ителә торган мәсьәлә түгел. Ышанам, без уртак карарга килербез", - диде.

---
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев