Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның уңышлары - бөтенебезнең уртак тырышлыгы

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киләсе 2016 елда халкыбызга бердәмлек, тыныч тормыш теләде. Якынлашып килүче Яңа 2016 ел алдыннан Татарстан Президенты телекамералар алдында киләсе елда күпләрне борчыган һәм кызыксындырган көнүзәк мәсьәләләргә үз фикерен белдерде. 29 декабрь кичендә республиканың «ТНВ» һәм «Эфир» телеканалларында уздырылган туры эфирда Рөстәм Миңнеханов гади халыкны яшәү урыны...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киләсе 2016 елда халкыбызга бердәмлек, тыныч тормыш теләде.


Якынлашып килүче Яңа 2016 ел алдыннан Татарстан Президенты телекамералар алдында киләсе елда күпләрне борчыган һәм кызыксындырган көнүзәк мәсьәләләргә үз фикерен белдерде. 29 декабрь кичендә республиканың «ТНВ» һәм «Эфир» телеканалларында уздырылган туры эфирда Рөстәм Миңнеханов гади халыкны яшәү урыны белән тәэмин итәргә ярдәм иткән социаль ипотека программасының, шулай ук җавапсыз төзүчеләр аркасында акчаларын югалткан «дольщикларның» гына түгел, мәктәпләрдә рус һәм татар телләрен укытуның киләчәге турында да сөйләде.

Социаль ипотека туктатылмаячак

- Алда безне катлаулы ел көтүгә карамастан, без социаль юнәлештәге утызлап республика программасын дәвам итәчәгебезне әйтеп киләбез. Бу уңайдан моңа кадәр ныгытылган икътисади көчебезгә таянабыз. 2015 елда Татарстанда күпме торак кулланышка тапшырылса, 2016 елда да аннан ким булмаячак. Болар социаль ипотека программасына да кагыла. Анда торакның бер квадрат метры әлегәчә 33 мең сум күләмендә исәпләнелсә, бәлки, киләсе елда 35-36 мең сумны тәшкил итәр. Шулай ук элеккечә без халыкның торак шартларын яхшыртырга ярдәм итүче федераль программалардан да файдаланырга тырышачакбыз, бигрәк тә сугыш ветераннарын, ятимнәрне кайгыртканда. Өлешләп түләү юлы белән фатир сатып алганда алданган кешеләр проблемасы белән без 2007 елдан җитди шөгыльләнергә мәҗбүр. Кызганычка, соңгы вакытта тагын шундый күңелсез хәлләр пәйда булды, бигрәк тә Чаллы һәм Казанда андый очраклар күп. Монда, әлбәттә, дәүләт хакимияте органнарының да гаебе юк түгел, чөнки җир бүлү һәм төзелеш белән бәйле ризалык документларын алар бирә. Бүгенге көндә хокук саклау органнары тарафыннан барлык очраклар җентекләп тикшерелә. Бу проблема Татарстан Хөкүмәте, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, шәһәр хакимиятләре карамагына куелды. Төзүче компанияләрнең хуҗалары абруйлы кешеләр, һич кенә дә ярлы түгелләр: үз исеменә һәм туганнары исеменә теркәлгән активлары шактый - бөтенесе күзәтү астында. Аларга халык алдындагы бурычларын үз хисабыннан кайтарырга туры киләчәк. Проблемаларны чишү өчен 10 миллиард сумга кадәр акча таләп ителәчәк. Алданган «дольщиклар» мәсьәләсе бер көндә генә юкка чыкмаса да, аны хәл итәргә тырышачакбыз. Шәхсән үзем квартал саен вәзгыятьнең торышы буенча хисап алачакмын, - дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов.

2016 елда республика район һәм шәһәрләрендә спорт объектлары, ФАП, ветеринария үзәкләре, юл төзелешләре һәм башка социаль программалар нигезендә башкарылачак эш планнары расланган инде. Рөстәм Миңнеханов 2016 елда искергән балалар бакчалары биналарын ремонтлауга аеруча игътибар биреләчәген әйтте. «2014 елда без - 56, быел 76 балалар бакчасы төзеп тапшырдык. Моңарчы беркайчан да республикада шуның кадәр бакча сафка бастырылганы булмады. Өч яшьтән башлап балаларны бакчаларга урнаштыру бурычын куйган идек - үтәдек. Хәзер 30 ел элек төзелгән, искергән бакчаларны яңартырга кирәк», - диде Президент. Ата-аналарның балалар бакчаларына түләүләрнең һаман саен артып торуына зарлануына каршы Рөстәм Миңнеханов гаилә керемнәре аз булган һәм ишле гаиләләргә дәүләт ярдәменнән файдалану мөмкинлекләре турында җентекләп аңлатырга кирәклеген ассызыклады.

«Россияне оятлы итмәбез»

Икътисади кризиска сылтап, кайбер кешеләр 2019 елда Татарстанда эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты уздырылачагына шик белән карый башлады кебек. Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Татарстан инфраструктура ягыннан бу чемпионатны үткәрүгә әзер булуын искәртте.

- Бу чемпионат Татарстан өчен дә, Россия өчен дә Олимпиада кебек үк әһәмиятле. Безнең предприятиеләребез югары әзерлекле инженерларга, технологларга, эшчеләргә мохтаҗ. Республика оештыру эшләрендә сынатмас, Россияне оятлы итмәбез дип уйлыйм. Ләкин монда безнең ил өчен иң мөһиме - җиңү, һәм бу максат - иң катлаулы, - диде Татарстан Президенты.

Татарстанда соңгы елларда Бөтендөнья Универсиадасы, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты кебек киң колачлы чараларның уңышлы уздырылуын Рөстәм Миңнеханов республика хакимияте белән федераль үзәкнең аңлашып эшләү, яхшы мөнәсәбәтләр урнашуының нәтиҗәсе, дип аңлата.

- Владимир Путин - һичшиксез, илебезнең лидеры. Федераль законнар кысаларында эш йөртүче Татарстан - Россиянең иң ышанычлы терәге. Россия Президентының бөтен йөкләмәләре безнең республикада җиренә җиткереп үтәлә. Ике аерым икътисади зонаның безнең республикада төзелүен генә искә төшерик, - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Тыныч микроклиматны саклыйк»

Татарстан мәктәпләрендә рус һәм татар телен укыту, төгәлрәге, кайбер ата-аналарның татар телен укытуга каршы чыгуы хакында матбугатта бәхәсләр һаман саен куертылып тора. Әлбәттә, республика Президенты да аннан хәбәрдар.

- Бөтен кеше дә татар теленә каршы чыга дип әйтү дөрес түгел, шундый аерым категория кешеләр бар. Безнең илдә рус телен теләмәсәң дә барыбер өйрәнәсең, һәм, әлбәттә, аны яхшы белергә кирәк. Шул ук вакытта Татарстанда яшәүче халыкның яртысы татар кешесе булганда татар телен белмәү дә килешми. Кайда гына яшәсәң, эшләсәң дә, гомумән, телләр белү - көндәшлекне күтәрергә булыша. Төрки тел буларак татар телен белсәң башка төрки милләтләр - казах, үзбәк, шул ук төрекләр белән аңлашырга җиңел. Татар, инглиз, француз телләрен ныклап өйрәнү беркайчан да комачау итми. Бездә БДИ тапшыру буенча проблемалар юк. Әнә, күптән түгел рус теле буенча зур бәйгедә татар малае беренче урынны алды. Бөтен милләтләр һәм телләргә дә хөрмәт белән карарга, Татарстанда тыныч микроклиматны сакларга кирәк, - дип җаваплады Рөстәм Миңнеханов.

Киләсе 2016 елда да Президент республика халкына бердәмлек теләде. «Татарстанның уңышлары - ул бөтенебезнең уртак тырышлыгы, һәр кеше республиканың, Россиянең үсешенә үзеннән өлеш кертеп яши. Дус-тату булып гомер итсәк, без теләсә нинди авырлыкны җиңеп чыгачакбыз», - диде Президент.

Яңа ел алдыннан Рөстәм Миңнеханов телеэфирда Кыш бабай ролен дә башкарырга мәҗбүр булды. Президент белән туры элемтә оештырылачагын ишеткәч, Әлмәттән 7 яшьлек малай үзенә һәм 5 яшьлек сеңлесенә бозда шуарга тимераяклар сорап хат язган икән. Президентка әледән-әле төрле гозерләр белән мөрәҗәгать итүче кешеләрнең теләкләрен чынга ашырырга күнегәсе юк. Абыйлы-сеңелле бертуган балаларны да ул кичекмәстән Яңа ел бүләге белән сөендерергә вәгъдә итте.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X